САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов районга эшлекле сәфәр кылды

Бүген районга Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр кылды. Ул иң элек вертолеттан басуларны карап әйләнде. Сарманда Бөек Ватан сугышында һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә салынган мемориал комплекста булды, ветераннар белән очрашты, мәңгелек утка чәчәкләр салды. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Сарман аграр көллиятендә булып, кабинетлар, лабораторияләр белән танышты. Көллиятнең укыту-производство базасында...

Бүген районга Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр кылды. Ул иң элек вертолеттан басуларны карап әйләнде. Сарманда Бөек Ватан сугышында һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә салынган мемориал комплекста булды, ветераннар белән очрашты, мәңгелек утка чәчәкләр салды. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Сарман аграр көллиятендә булып, кабинетлар, лабораторияләр белән танышты. Көллиятнең укыту-производство базасында ул хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Чәчүнең барышын уңай бәяләп, аның уңышлы тәмамлануын теләде. Республика лидерын авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин һәм башкалар озатып йөрделәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев