8 май 2015 яңалыклары
-
Иске Минзәләбашта модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды
Бүген Иске Минзәләбаш авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасында Яр Чаллы шәһәренең сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әсәтова, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләис Нуртдинов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Ирек Билалов һәм башкалар катнаштылар. -Республикада эшләүче социаль программалар сезнең җирлектә дә уңышлы тормышка ашырыла, - диде...
-
Александр Казаковның кабер ташы яңартылды
Бүген Александровка авылында якташыбыз - Советлар Союзы Герое Александр Казаковның каберенә яңа таш куелды. Бу чарада ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ләис Нуртдинов, "Җәлилнефть" идарәсе начальнигы Малик Каюмов, ТР хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары бүлеге начальнигы Дашгын Гасанов, шулай ук Геройның Бөгелмә...
-
Район авыл җирлекләрендә ветераннар хөрмәтләнде
Бүген районның авыл җирлекләрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинглар оештырылды. Җитәкчеләр, мәктәп укучылары чыгыш ясадылар, ветераннар хөрмәтләнде, һәйкәлләргә такыялар, тере чәчәкләр салынды.
-
Рөстәм Миңнеханов районга эшлекле сәфәр кылды
Бүген районга Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр кылды. Ул иң элек вертолеттан басуларны карап әйләнде. Сарманда Бөек Ватан сугышында һәлак булган райондашларыбыз истәлегенә салынган мемориал комплекста булды, ветераннар белән очрашты, мәңгелек утка чәчәкләр салды. Аннан соң Рөстәм Миңнеханов Сарман аграр көллиятендә булып, кабинетлар, лабораторияләр белән танышты. Көллиятнең укыту-производство базасында...
-
Иске Кәшердә Зиннәт Хәсәнов музее ачылды
Бүген Иске Кәшер авылында якташыбыз - Муса Җәлилнең көрәштәше Зиннәт Хәсәнов һәм авыл тарихы музее ачылды. Аны ачу тантаналы төстә үтте. Иң элек ветераннар, кунаклар Җиңү бәйрәме митингында катнаштылар. Авыл халкының сөенечен уртаклашырга ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин, «Җәлилнефть» идарәсе начальнигы Малик...
-
Мортышбашта Җиңү көненә багышланган митинг узды
8 май көнне Мортышбаш авылында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантана үтте. Сарман муниципаль районы сайтыннан алынды
-
Зур Нөркәй авылында Бөек Җиңүгә багышланган митинг узды
8 май көнне Зур Нөркәй авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы митинг үткәрелде. Авыл җирлеге рәисе Гайсин Р.М., ООО "Нөркәй" Агрофирма директоры Гильметдинов В.Р. сугыш һәм тыл ветераннарны бәйрәм белән котладылар. Мәдәният йорты эшчеләре һәм Нөркәй мәктәбе укучылары авыл халкына бәйрәм концерты эзерләделәр. Мәгълүмат сайттан алынды
-
Игәнә" Зәйдә концерт куйды
3 май көнне Ләке авылы үзешчәннәре һәм "Игәнә" керәшен халык фольклор ансамбле Зәй районы Сарсаз Баграж авылында "Бер күрешү үзе бер гомер" дип исемләнгән концерт- тамаша күрсәттеләр. Концерт керәшен халык йолаларының күренешләре һәм җырлары белән үрелеп барды. Тамашаны сәхнәгә Ләке мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Тимирова Римма Валентиновна әзерләде. Ләке мәдәният...