САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Петровский Заводта Татарстан Рәисенә рәхмәт җиткерүне үтенделәр

-

Җирлек җыелышына килүчеләрне, гадәт буенча, Петровский Завод авылы мәдәният йорты фойесында мул ризыклы hәм кул эшләреннән күргәзмә каршы алды.

Мәктәп укучылары эшләре hәм хезмәтләрен район башлыгы Фәрит Хөснуллин да ошатты, киләчәктә дә уңышлар теләде.

Җыенны җирлек башлыгы Рәсим Нуртдинов алып барды. Ул иң элек узган ел эшчәнлеге буенча үзе чыгыш ясады. Аннан сүз «Сарман» агрофирмасы вәкиле Айдар Шәймәрдәновка бирелде. Участок инспекторы, лесничие, банк хезмәткәре чыгышлары тыңланды. Соңыннан йомгакны район башлыгы Фәрит Хөснуллин ясады. Алдынгыларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Халык үзен кызыксындырган сорауларын да бирде. Күктау авылында яшәүче Нурдидә апа, уңайлы яшәү шартлары тудырган өчен, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, район башлыгы Фәрит Хөснуллинга рәхмәт сүзләрен ирештерде, алда торган сайлауларда актив катнашачагын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев