САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Петровка Завод мәктәбендә укучылар гриппны ничек "каршы алырга" икәнен беләләр

Мәгълүмати кампания кысаларында Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә грипп һәм ОРВИ профилактикасы буенча чаралар уза.

    Мәктәпнең "Волонтер- медиклар" отряды 7-8 сыйныф укучылары өчен вируслы йогышлы авыруларны профилактикалау турында фильм карауны оештырдылар. Башлангыч сыйныф укучылары өчен  әңгәмә үткәрделәр һәм "Грипп һәм ОРВИ профилактикасы" темасына презентация карадылар.

    “Авыруны йоктырмас өчен кулларны сабын белән юарга кирәк!” -  дигән девиз астында волонтерлар  гриппны профилактикалау буенча буклетлар әзерләделәр һәм укучыларга тараттылар.

   Грипп кискенләшкән чорда балансланган туклану, витаминнар, минераллар һәм башка файдалы матдәләрнең организмга куркыныч инфекциягә каршы торырга көч бирәчәген белү мөһим. Грипп һәм ОРВИ эпидемиясе чорында С витаминына бай яшелчәләр һәм җиләк-җимеш  (алма, карлыган, лимон, әфлисун, мандарин, киви, тозлы кәбестә, борыч, укроп, петрушка, яшел суган, кишер, чөгендер)белән тукланырга кирәк.

   Витамин организмның үз интерферонын (интерферон–табигый барлыкка килүнең төп вируска каршы чарасы) эшләп чыгаруны арттыра. Көненә 1-2  сарымсак ашарга файдалы. Бу  алымнар сезнең организмны ныгытачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев