САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Петровка Завод мәктәбендә "Гаилә һәм мәктәп" декадасы үтә

Март аенда Петровка Завод авылы урта мәктәбендә "Гаилә һәм мәктәп" декадасы үтә. Шушы декада кысаларында һәр класста ата-аналар белән төрле чаралар үткәрелә. Һәрбер классның чарасы үзенчәлекле һәм бик кызыклы үтә. Декада бала, мәктәп һәм ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләрне тыгыз бәйләү максатыннан оештырыла. 13 мартта беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән берлектә "Әти,...

Март аенда Петровка Завод авылы урта мәктәбендә "Гаилә һәм мәктәп" декадасы үтә. Шушы декада кысаларында һәр класста ата-аналар белән төрле чаралар үткәрелә. Һәрбер классның чарасы үзенчәлекле һәм бик кызыклы үтә. Декада бала, мәктәп һәм ата-ана арасындагы мөнәсәбәтләрне тыгыз бәйләү максатыннан оештырыла.

13 мартта беренче сыйныф укучыларының әти-әниләре белән берлектә "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" дигән класстан тыш чара үткәрелде. Укучылардан төзелгән "Ак Барс" һәм әти-әниләрнең "Ракета" командалары үзара көч сынаштылар. Ярыш "Колакны тап, борынны тап" уены белән башланып китте. Чара спорт ярышлары һәм логикага нигезләнгән биремнәр үтәү белән дәвам итте. Уен укучыларның "Ак Барс" командасы файдасына 14:11 исәбе белән тәмамланды.

Башка класс коллективларында да чаралар кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылды. Өченче сыйныфта уздырылган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" уены, дүртенче сыйныфта "Гаилә учагы", бишенче сыйныфта "Безнең дус гаилә", алтынчы сыйныфта "Әти, әни һәм мин - дус гаилә", җиденче сыйныфта "Иң яхшы әни", сигезенче сыйныфта "Көйне уйлап тап", тугызынчы сыйныфларда "Әти-әниләр белән спартакиада", "Әкияти маҗаралар", унынчы сыйныфта "Борын-борын заманда..." чаралары - моның ачык мисалы.

Алия Муллина, оештыручы педагог.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев