САРМАН

Сармановский район

Рус Тат
Мәгариф

Петровка Завод мәктәбендә башлангыч сыйныф атналыгы узды

Башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында Петровка Завод урта мәктәбендә тематик чаралар уза.

 

Мәктәптә атналлыклар инде берничә ел дәвамында укучыларның дәрестән  тыш эшчәнлегенең бер өлеше булды. Белем бирүгә карата яңа мөнәсәбәт формалаштыруның иң нәтиҗәле ысулларының берсе-фән атналары  үткәрү.Атналыклар укучыларның  төрле фәннәргә карата кызыксынуларын, сәләтләрен ачуга, белемнәрен тирәнәйтүгә ярдәм итә. Атна кысаларында 3 нче сыйныфта "Рус теле белгечләре" дигән интеллектуаль уен узды, анда укучылар рус теле буенча белемнәрен тикшерделәр, 1 нче сыйныф укучылары «Бу кызыклы хайваннар» интерактив уенында катнаштылар, 4 нче сыйныфта «Табигать әйләнә-тирәбездә» темасына КВН узды, 2 нче сыйныф укучылары математик КВНда катнаштылар. Табигый материаллардан ясалган эшләнмәләр күргәзмәсендә бик күп кызыклы эшләр күрергә мөмкин иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев