САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Оста куллы Марат абый кәҗәсен дә исәнләшергә өйрәткән

Мортыштамак авылында яшәүче Марат Газизулла улы Гыйздәтуллин тимергә дә “җан кертә”.

Бүгенге көндә, лаеклы ялда булса да, ул эшсез утырырга яратмый. Аның алтын куллары койган сәнгать эшләнмәләрне хәтта Оренбургтан да килеп алып китәләр. Комган. самавыр торбасы, мич, су ага торган торбаларга капкачлар һәм башка төрле халык ихтыяҗы булган калай җайланмаларны берсе артыннан берсен ясап кына тора оста. Эретеп ябыштыручы буларак, тимер мичләр дә ясый ул. Аның иҗат җимешләре белән һөнәрчелек өлкәсендә эшләүче итальяннар да кызыксыналар. Ә кул эшләренә осталыгы нәселдән килә – әнисенең бабасы чиркәүләргә гөмбәзләр ясый торган була. Шул һөнәр, мирас булып, буыннан-буынга күчә, онык-оныкчыкларында кабатлана. Марат абыйның улы Руслан да кечкенәдән компьютерлар сүтеп-җыя, бүгенге көндә шәхси эшмәкәр. 

Хуҗалыкларында үгезләре, кәҗәләре дә бар икән. 

- Кәҗә – бик “нежный” хайван бит ул. Аңа “особый подход” кирәк, - диде Марат абый. 

Ул аны кул биреп исәнләшергә, ике аякта басарга да өйрәткән. 

Райондашыбыз хакындагы тулырак язманы газетабызның 1 октябрьдә чыккан 38 нче санында укыгыз.

Альбина Сабирова язмасы, фотолары hәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев