САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әнвәр Залаков исемендәге паркта "Габиди укулары" дип аталган шигърият сәгате үткәрелде

.

Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Әнвәр Залаков исемендәге паркта "Габиди укулары" дип аталган шигърият сәгате үткәрделәр. Бирегә укучылар, укытучылар, шигърият сөючеләр җыелды. Кичә Азамат Исламов башкаруында "Әссәләмәгаләйкүм" җыры белән башланып китте. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия иясе, фронтовик-шагыйрь, якташыбыз Әзһәр Габидинең юбилее якынлашкан көннәрдә, аның иҗатын барлап, искә алдылар. Алып баручы Разинә Гарифуллина башкаруында "Туган ягым әле онытмас" исемле шигырь яңгырады. Кунакларны шагыйрьнең тормышы, иҗаты белән таныштырдылар. Балалар да бик матур итеп Әзһәр Габидинең шигырьләрен сөйләделәр. Бәйрәмдә Гөлнур Мадьярова, Энҗе Шәехова күңелле чыгышлар ясадылар. Укучылар өчен төрле уен-шарадалар да кызык һәм мавыктыргыч булды, һәрберсе бик теләп катнашты. Соңыннан балаларга татлы күчтәнәчләр дә булды.

 

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев