САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәкыя апа әтисен искә ала

.

Иртәгә – 30 октябрь көнне – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Шул уңайдан район башлыгы Фәрит Хөснуллин Сарманда яшәүче Мисбах һәм Нәкыя Гатиятуллиннарга, Мөслимә Фәйрушинага күчтәнәч-пакет тапшырды. Әлеге гамәл Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән гамәлгә ашырыла торган “Ярдәм – янәшә” акциясе кысаларында башкарылды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипованың әйтүенчә, мондый игътибар 28 кешегә күрсәтеләчәк икән. Район башлыгы бер уңайдан Мисбах абый белән Нәкыя, Мөслимә апаларның хәл-әхвәлләрен сорашты. Һәм, әлбәттә, истәлеккә – фото.
Әтисен мылтыклы кешеләр алып киткәндә, гаиләдәге дүрт баланың өченчесе булган Нәкыя апага – 1,5 яшь кенә була, ә кечкенә сеңлесе ана карынында кала. Юк, әтиләре һич кенә дә сәяси дошманлык кылмый, сәбәп бөтенләй башкада була... Бу хакта – газетабызның киләсе саннарының берсендә.

Реклама

Зөлфия Шәрипова язмасы, фото авторлары - Зөлфия Шәрипова, Индира Сәхипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X