САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ватанны саклаучылар көне белән котлый

Муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин Ватанны саклаучылар көне белән котлый

Хөрмәтле райондашлар! 23 февраль – Ватан сакчысы көне батырлык һәм патриотлык символы, Ватанга мәхәббәт, намус, бурычка тугрылык - барыннан да югары булган чын ир-атлар бәйрәменә әверелде. Безнең һәрберебез, хәрби постта торамы яки тыныч хезмәт белән шөгыльләнәме, иң элек ул - үз иленең сакчысы. Сүз дә юк, бүген без, беренче чиратта, илебезнең Кораллы көчләрендә хезмәт итүчеләрне хөрмәтлибез. Туган җирен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан Бөек Ватан сугышы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Илнең бөтенлеген саклап көрәшкән әфганчыларның чыдамлыгы, башка кайнар нокталарда хезмәт иткән солдатларның ныклыгы белән горурланабыз. Бу бәйрәм көнендә сезгә бетмәс-төкәнмәс ихтыяр көче, ышанычлы гаилә тылы, ныклы сәламәтлек, Ватан хакына авыр хезмәтегездә югары казанышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев