САРМАН
  • Рус Тат
  • Җөмһүриятебезнең музыка мәктәпләренә яңа җиһазлар кайтарылачак

    Агымдагы елда республикада 14 белем бирү учреждениесенең матди базасы ныгытылачак.


     

    • Алар рәтенә сәнгать мәктәпләре һәм көллиятләр дә керә. Бу чаралар «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырылачак. Шулай итеп, югарыда телгә алынган учреждениеләр 106 миллион 385 мең сумлык яңа музыка җиһазлары алачак.
      Дәүләттән ярдәм күрсәтеләчәк учреждениеләр рәтенә 11 балалар сәнгать мәктәбе, Чаллы, Әлмәт һәм Казан шәһәрләре сәнгать көллиятләре дә керә. Аларга музыка уен коралларыннан тыш, уку-укыту материаллары, тавыш җиһазлары, компьютерлар, оештыру техникасы, җиһазлар һәм фотоаппаратлар да биреләчәк.
      Узган ел җөмһүриятебездә илкүләм проект буенча 63 өстәмә белем бирү оешмасына үзебездә җитештерелгән 63 пианино кайтарылган. Моның өчен 21 миллион 987 мең сум акча бүлеп бирелгән.

    •  
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: