САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәпләрдә цифрлаштыру дәресләре үтә

Быел район мәктәпләрендә укучылар өчен яңа дәресләр үткәрелә башлады

Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы уңаеннан республика цифрлы проектларны тормышка ашыруга өстәмә 1,6 миллиард сум акча юнәлткән.
Әлеге ел алып килгән төп яңалык шул – “Цифр дәресе” проектына старт бирелде. Без республика Мәгариф һәм фән министрлыгы планы нигезендә эшлибез. Проект нигезендә район мәктәпләренең барлык 1-11 сыйныфларында актуаль ИТ-темаларга дәресләр үткәрелә. Әйтик, икътисад тармакларын цифрлаштыру, цифрлы профессияләр, кибер-буллингка каршы тору һәм башка темаларга. Дәресләр айга бер тапкыр 1-5, 5-9, 10-11 сыйныфлар өчен аерым уздырыла.
Бу дәресләр мәктәп эскәмиясеннән үк цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләргә ярдәм итә. Шулай ук укучыларның компьютер грамоталылыгын күтәрергә булышлык итәләр, социаль челтәрләрдә үз-үзләрен тотарга өйрәтәләр. Һәр дәрес аерым бер темага үткәрелә, һәр дәреснең үз максаты һәм бурычлары була. Темалар – түбәндәгечә: “Интернетта куркынычсызлык”, “Ясалма интеллект”, “Виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык”, “Сәнәгатьтә цифрлы технологияләр”, “Киләчәк технологиясе. Квантлы компьютер”, “Пилотсыз автомобиль технологиясе”, “Яңа цифрлы сәнгать”, “Ничек IT-эшмәкәр булырга?” һәм башкалар. “Интернетта куркынычсызлык” дәресендә укучылар, мәсәлән, антивирус программалары, кибербуллингка каршы тору юллары, тыелган сайтлар, шикле төркемнәр, акча урлату һәм шикле уеннардан саклану ысуллары турында мәгълүмат алалар, ышанычлы пароль куярга, шәхси мәгълүматларны сакларга һәм башкаларга өйрәнәләр. “Ясалма интеллект” дәресендә исә укучылар аның нинди профессияләрдә кулланылуы турында мәгълүмат алалар. Башта дәреснең теоретик өлеше була, соңыннан практик өлештә укучылар өйрәнгәннәрен компьютерда үз куллары белән эшләп карыйлар.
Ел ахырына кадәр ун дәрес каралган һәм алар җәй көне дә үткәреләләр. Уку елы дәвамында дәресләр укучылар өчен үткәрелсә, җәй көне – лагерьларда ял итүче балалар өчен. Шунысын да әйтергә кирәк: Татарстан проекты нигезендә үткәрелә торган дәресләрдән тыш, алар айга бер тапкыр Россия Федерациясе проекты нигезендә дә үткәреләләр. Шулай итеп, укучылар айга ике тапкыр цифрлаштыру белемнәрен үзләштерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев