САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәп рюкзагын ничек сайларга?

Укучылар өчен портфельләрнең һәм рюкзакларның алгы ягында, кырыенда һәм өстендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга һәм контраст төсләрдә ясалырга тиеш.

1 сентябрь алдыннан Роспотребнадзор мәктәп укучылары өчен рюзкак сайлау буенча киңәшләр бирде. Бу хакта РИА Новости яза.

Портфель һәм рюкзаклардагы маркировкада баланың яше турында мәгълүмат булырга тиеш. Китаплар салынмаган сумканың авырлыгы башлангыч сыйныф укучылары өчен 700 грамм булырга, урта һәм зур классларда укучылар өчен 1 килограммнан да артмаска тиеш. Моннан тыш, кече классларда укучылар өчен рюкзакларның арткы өлеше форманы саклый торган булса яхшырак.

Башлангыч сыйныфларда укучылар өчен рюкзакларның үлчәме түбәндәгечә: озынлыгы — 300-36 мм; алгы стенкасының биеклеге — 220-260 мм; киңлеге — 60-100 мм; җилкә каешы озынлыгы — кимендә 600-700 мм; өске өлештәге җилкә каешының киңлеге — 35-40 мм.

Күп төрле укыту программалары арткач, төрле формадагы һәм төстәге дәреслекләр барлыкка килде. Шул ук вакытта дәреслекләрнең һәм башка уку әсбапларының көндәлек авырлыгы 1-2 сыйныф укучылары өчен 1,5 кг; 3-4 сыйныф укучылары өчен — 2 кг; 5-6 сыйныфлар өчен — 2,5 кг; 7-8 классларга — 3,5 кг; 9-11 класслар өчен — 4 кг.

Укучылар өчен портфельләрнең һәм рюкзакларның алгы ягында, кырыенда һәм өстендә яктылык кайтаргыч элементлар булырга һәм контраст төсләрдә ясалырга тиеш. Рюкзакларның тукымасы җиңел, ныклы, су үткәрми торган өслекле, чистарту һәм юу өчен җиңел булырга тиеш.

 

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев