САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Миңнеханов: Районда шартлар шәһәрнеке кебек булсын өчен Татарстанда барысы да эшләнә

-

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында Буа драма театрының яңа бинасы ачылу турында фикерен әйтте.

Татарстан Рәисе бәяләвенчә, яңа бинада иҗат коллективлары өчен барлык шартлар да тудырылган. Аерым алганда, зал 400гә якын тамашачыны сыйдыра.

«Кечкенә районнарда яшәүчеләргә зур шәһәрләрдәге кебек үк шартлар булсын өчен республикада барысы да эшләнә. Бигрәк тә театр мөһим миссияне үти — мәдәниятне популярлаштыра», — дип ассызыклый Рөстәм Миңнеханов.

«Милли мирасыбызны танытуда, туган телне саклау һәм үстерүдә, киләчәк буыннарны дөрес тәрбияләүдә без сезгә зур өметләр баглыйбыз!» — дип йомгаклаган республика җитәкчесе.

Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Буада тантаналы рәвештә театрның яңа бинасы ачылды. Мәдәният йортын театр бинасы итеп үзгәртү «Мәдәният» милли проекты кысаларында 405 млн сумга мөмкин булды.

Россия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, Россиядә гомуми кулланыштагы күп санлы театрлар һәм театр мәктәпләре дәүләтнең өстенлеге һәм казанышы булып тора. «Дөньяның башка теләсә кайсы иле белән чагыштырганда, бездә иң күп күләмдә дәүләт театрлары. Һәм бу — әлбәттә, безнең зур өстенлегебез», — дип белдерде ул Театр елын ачу тантанасында.


Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/minnexanov-raionda-sartlar-saharneke-kebek-bulsyn-ocen-tatarstanda-barysy-da-eslana-5880019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев