САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Минем һөнәр – иң яхшысы

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен ачу, аларның тикшеренү эше белән кызыксынуларын арттыру, шулай ук үсеп килүче буынның рухи-әхлакый культурасын формалаштыру максатыннан, «Безнең кулларда - киләчәк» дип исемләнгән республика конкурсы игълан иткән иде. Анда Сарман аграр көллияте укучылары да...

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укучыларның иҗади сәләтләрен ачу, аларның тикшеренү эше белән кызыксынуларын арттыру, шулай ук үсеп килүче буынның рухи-әхлакый культурасын формалаштыру максатыннан, «Безнең кулларда - киләчәк» дип исемләнгән республика конкурсы игълан иткән иде. Анда Сарман аграр көллияте укучылары да катнашты.
Конкурс дүрт номинациядә үтте. Аңа тәкъдим ителгән эшләр методик эштән һәм компьютерда презентацияләүдән тора иде. Конкурска барлыгы 142 эш тәкъдим ителгән. Жюри һәр номинациядә 5әр яхшы эшне сайлап алган. Аграр көллият укучылары тәкъдим иткән 3 эшнең берсе - 20нче группа укучысы Дмитрий Власов эше финалга чыкты. Конкурсның 23 нче майда Казан радиомеханика көллиятендә узган икенче турында финалистлар жюри алдында үз эшләрен якладылар. Чыннан да, көчле эшләр тәкъдим ителгән иде. Шулай да «Күңел тарткан һөнәрем» номинациясендә безнекеләрнең эше иң яхшысы дип табылды. 29 майда Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында җиңүчеләрне тантаналы шартларда бүләкләү булды. Аларга Дипломнар һәм оргтехникага сертификатлар тапшырылды. Фәнни эшләрендә ярдәмнәре өчен, укучыларның җитәкчеләренә дә сертификатлар бирелде. Д.Власов һәм аның фәнни җитәкчесе - директорның фәнни-методик эшләр буенча урынбасары Айгөл Нуретдинова I дәрәҗә Дипломнар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев