САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар һәм акцияләр

"Минем әнием – иң-иңе!" конкурсы. Сарманнан Венера Сәетшинага балалары мәхәббәтләрен белдерәләр

Сарман авылында яшәүче Илназ Сәетшин апасы Динара белән бергә әнисе Венерага мәхәббәтләрен белдерәләр. "Әннә, әни, әнкәй...". Әлеге йомшак, назлы, матур сүзләр көненә ничә мәртәбә кабатланмый икән?! Күңел сөенечтән ташыган вакытта да, берәр җиребез авыртканда да иреннәр үзеннән-үзе әнигә дәшә. Ни гаҗәп, шул чак ничектер җиңел булып китә. Безнең дә, апам...

Сарман авылында яшәүче Илназ Сәетшин апасы Динара белән бергә әнисе Венерага мәхәббәтләрен белдерәләр.

"Әннә, әни, әнкәй...". Әлеге йомшак, назлы, матур сүзләр көненә ничә мәртәбә кабатланмый икән?! Күңел сөенечтән ташыган вакытта да, берәр җиребез авыртканда да иреннәр үзеннән-үзе әнигә дәшә. Ни гаҗәп, шул чак ничектер җиңел булып китә.
Безнең дә, апам Динара белән ,иң кадерле, иң якын, иң хөрмәтле кешебез - әниебез Венера. Ул Сарман авылында яши, район ДОСААФ оешмасында баш хисапчы булып эшли.
Әниебез безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат. Ул әтиебез Марсель белән безне үстергән. Әниебез безгә тәмле-тәмле ризыклар пешерә, кичен назлап йоклата, ә иртән "улым" диеп сөеп уята. Ярый әле, әнием, янәшәмдә син бар! Көннәрем син булганга аяз, төннәрем ай-йолдызлы якты. Салкыннарда күңел җылыңны биреп җылытасың, безнең өчен ял димисең, һәрвакыт хезмәт итәсең.
"Балачак − шук чак", диләр. Безнең дә төрле чакларыбыз булгалыйдыр, әнием. Зинһар өчен, безне кичерә күр. Син безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерергә тырышасың. Рәхмәт, әнием, барысы өчен дә зур рәхмәт! Биргән киңәшләрең тормыш иткәндә юлдаш булсалар иде. Озын гомерле булып, безнең уңышларыбызга сөенеп озак яшәсәң иде, әнием!

Ташлама, әнкәй, ташлама
Мине изге догаңнан.
Ташласаң изге догаңнан,
Мин бәхетле булалмам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев