САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Минем ирем - минем абыем..."

Ырынбур өлкәсендә яшәүче кыз, Интернет челтәрендә өчтуган абыйсына ничек кияүгә чыкканын язып, социаль челтәрдә зур популярлык казанган.

"Минем ирем - минем абыем. Әмма без өйләнешкәнче бер-беребезне белми идек тә. Без "ВКонтакте" социаль челтәрендә таныштык. Аның фотосын күргәч тә аңа гашыйк булдым, әмма үзем беренче язмадым. "Эх, минем шундый ирем булсын иде", - дип уйлап куйдым.

Берничә елдан нәкъ шулай булды да. Ул үзе миңа язды һәм ресторанга чакырды. Әмма анда берүзе генә түгел, дусты белән килде. Арытаба безнең бәйләнеш башланды да. Бер ел буена без аның белән аралаштык. Ул минем өчен шул вакытта күрешеп йөргән кызын ташлады. Мине бер нәрсә генә шикләндерде, әмма бу безнең туганлык түгел иде. Ул миннән ике яшькә бәләкәйрәк иде. Әмма арытаба безнең арадагы мәхәббәт бу проблеманы да җиңде һәм без өйләнештек.

Әллбәттә, иң башта әниләребез безнең өйләнешүебезгә шикләнебрәк караса да, хәзер барысы да яхшы. Бүген без ике малай үстерәбез! Шуңа күрә, кадерле подписчикларым, беркемнең дә сүзенә игътибар итмичә, яраткан кешегез белән булыгыз!", - дип язган ул "Инстаграмм" социаль челтәрендә.

Дуслар, ә сез үз туганың белән гаилә коруга ничек карыйсыз?

Реклама

Чыганак

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев