САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мичтә ипи пешерәсезме, дуслар?

Йортларга газ кергәч, мичләргә ихтыяҗ югалды.

Гасырлар буена мич халыкны ризыклы иткән, тәнен генә түгел, җанын да җылыткан. Мичтә берьюлы ике ризык әзерләгәннәр – казанда аш кайнаса, мич эчендә ипи пешкән. Кичләрен исә мич башында әби кеше, оныкларын җыеп, әкият сөйләгән. Мич башы бала-чаганың, әби-бабайның иң яраткан урыннарыннан берсе саналган. 
Йортларга газ кергәч, мичләргә ихтыяҗ югалды. Бу аңлашыла да, чөнки җәй буе утын әзерлисе, иртән торып мичкә ягасы юк. Газыңны ачасың да, аш та пешә, өй дә җылына. Тик, газны ничек кенә мактасак та, ул мичне алыштыра алмый. 
Күп кеше хәзер мичне ихатасында, бакчасында сала. Анда ашын пешерә, ит кыздыра. 
Ә сездә мич бармы, дуслар? Өйдәме, бакчадамы? Мичегездә ипи пешерәсезме? Безнең белән дә уртаклашыгыз әле.

 

Альбина Сабирова язмасы hәм фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев