САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – тавык шулпасында "хәйләкәр" уха

Сезгә тавык шулпасында «хәйләкәр» уха рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - тавык шулпасы - 1,5 литр; - бәрәңге - 170 грамм; - кишер - 60 грамм; - башлы суган - 70 грамм; - туралган яшеллек - 30 грамм; - тәрәч балыгы филесы - 400 грамм; - тоз, тартылган кара борыч...

Сезгә тавык шулпасында «хәйләкәр» уха рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- тавык шулпасы - 1,5 литр;

- бәрәңге - 170 грамм;

- кишер - 60 грамм;

- башлы суган - 70 грамм;

- туралган яшеллек - 30 грамм;

- тәрәч балыгы филесы - 400 грамм;

- тоз, тартылган кара борыч - тәм буенча;

- әнис - ½ чәй калагы;

- лавр яфрагы - 2 данә.

Продуктлар саны чистартылган килеш күрсәтелгән. Алдан әзерләп куелган тавык шулпасын кайнатабыз. Бәрәңгене - телемләп, кишерне - салам формасында, суганны - ярым боҗра формасында турыйбыз. Петрушка һәм укроп сабакларын вак итеп турыйбыз.

Шулпа һәм яшелчәләрне кушабыз. Бәрәңге әзер булганчы пешерәбез.

Балык филесын уртача кисәкләргә бүләбез. Сөякләрен алабыз.

Бәрәңге әзер булгач, балык һәм әнис өстибез.

Балык әзер булганчы пешерәбез. Тоз, борыч сибәбез. Балык әзер булгач, яшеллек һәм лавр яфрагы салабыз. 1 минут пешерәбез. Уттан алгач, 10 минут тотабыз.

Барлыгы 1 сәгать вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев