САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – шампиньоннар белән каймаклы-сырлы аш

Сезгә шампиньоннар белән каймаклы-сырлы аш рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - яшеллек - 2 сабак; - бәрәңге - 5 данә; - йомшак сыр - 300 грамм; - башлы суган - 1 данә; - кишер - 1 данә; - 10-20 % каймак - 50 миллилитр; - тоз - 1 чеметем; -...

Сезгә шампиньоннар белән каймаклы-сырлы аш рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- яшеллек - 2 сабак;

- бәрәңге - 5 данә;

- йомшак сыр - 300 грамм;

- башлы суган - 1 данә;

- кишер - 1 данә;

- 10-20 % каймак - 50 миллилитр;

- тоз - 1 чеметем;

- үсемлек мае - 3 аш калагы;

- яңа шампиньоннар - 300 грамм.

Бәрәңгене чистартабыз, юабыз, шакмаклап турыйбыз, пешерергә куябыз.

Ул пешкән арала гөмбәләрне әзерлибез. Аларны юабыз, турыйбыз һәм табада кыздырабыз. Суганны чистартабыз, вак итеп турыйбыз. Кишерне чистартабыз, кырабыз. Гөмбәләрнең сыекчасы пешекләнгәч, алар янына үсемлек мае, суган һәм кишер салабыз, табада 3-4 минут пешерәбез.

Сырны угычта кырабыз.

Бәрәңге янына кызган гөмбәләрне, сыр һәм каймак салабыз, яхшылап бутыйбыз, тоз, борыч (теләк буенча) сибәбез, яшеллек өстибез (укроп яки петрушка).

Кайнаганчы тотабыз. Утны иң әкрененә куябыз, кәстрүлне каплыйбыз, тагын 4-5 минут пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев