САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – томатлы-каймаклы соуста тавык түшкәләре

Сезгә томатлы-каймаклы соуста тавык түшкәләре рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: тавык түшкәләре - 4 данә; сарымсак мае - 1 аш калагы; сарымсак - 2 тырнак; башлы суган - 1 данә; уылган помидорлар (пассата) - 250 грамм; су - 80 миллилитр; майлы каймак - 100 миллилитр; киптерелгән базилик - ½ чәй...

Сезгә томатлы-каймаклы соуста тавык түшкәләре рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

  • тавык түшкәләре - 4 данә;
  • сарымсак мае - 1 аш калагы;
  • сарымсак - 2 тырнак;
  • башлы суган - 1 данә;
  • уылган помидорлар (пассата) - 250 грамм;
  • су - 80 миллилитр;
  • майлы каймак - 100 миллилитр;
  • киптерелгән базилик - ½ чәй калагы;
  • тоз, борыч - тәм буенча;
  • эремчек сыры - 1 аш калагы;
  • пармезан - 80 грамм.

Тавык түшкәләренә тоз, борыч, базилик сибәбез, 40 минутка маринадланырга калдырабыз.

Түшкәләрне зәйтүн һәм сарымсак майлары катнашмасында кыздырабыз.

Суган һәм сарымсакны вак итеп турыйбыз, зәйтүн маенда кыздырабыз, уылган помидорлар өстибез.

50-80 миллилитр су салабыз, тоз, борыч сибәбез, коры базилик өстибез, 5 минут томалап пешерәбез.

1 калак эремчек сыры һәм каймак салабыз.

Уылган сырның яртысын өстибез, 5 минут томалап пешерәбез.

Түшкәләр өстенә соус салабыз, калган сырны сибәбез һәм 180 градуста 30 минут пешерәбез.

Барлыгы 50 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев