САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – җиләк-җимеш десерты

Сезгә җиләк-җимеш десерты рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: табигый йогырт - 300 грамм; банан - 1 данә; алма - 1 данә; киви - 1 данә; әфлисун - 1 данә; чикләвекләр - 80 грамм; кокос йомычкасы - 1 аш калагы. Кокос йомычкасын савытка салабыз, кырына су белән савыт куябыз. Стакан кырын...

Сезгә җиләк-җимеш десерты рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

  • табигый йогырт - 300 грамм;
  • банан - 1 данә;
  • алма - 1 данә;
  • киви - 1 данә;
  • әфлисун - 1 данә;
  • чикләвекләр - 80 грамм;
  • кокос йомычкасы - 1 аш калагы.

Кокос йомычкасын савытка салабыз, кырына су белән савыт куябыз.

Стакан кырын суга тыгып алабыз, аннары кокос йомычкасына куябыз.

Барлык стаканнарны да шулай итеп бизибез.

Җиләк-җимешләрне юабыз һәм чистартабыз.

Чикләвекләрне эре итеп турыйбыз һәм стаканнарга салабыз.

Өстенә 1 калак баллы булмаган йогырт өстибез.

Җиләк-җимешләрне турыйбыз һәм катламлап салабыз, һәр катламны йогырт белән каплыйбыз.

Өстен әстерхан чикләвеге «күбәләге» белән бизибез.

Барлыгы 20 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев