Матбугат үзәгеннән көн рецепты – гөмбә һәм сыр белән пешерелгән бәрәңге

Сезгә гөмбә һәм сыр белән пешерелгән бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: пешкән бәрәңге - 8 данә; сыр - 150 грамм; ак май - 150 грамм; сарымсак - 6 тырнак; 25% каймак - 4 аш калагы; яңа шампиньоннар - 200 грамм; бри сыры - 2 данә; яңа укроп, тоз -...

Сезгә гөмбә һәм сыр белән пешерелгән бәрәңге рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

  • пешкән бәрәңге - 8 данә;
  • сыр - 150 грамм;
  • ак май - 150 грамм;
  • сарымсак - 6 тырнак;
  • 25% каймак - 4 аш калагы;
  • яңа шампиньоннар - 200 грамм;
  • бри сыры - 2 данә;
  • яңа укроп, тоз - тәм буенча.

Бәрәңгене «мундирда» пешерәбез. Чистартабыз (тышы белән калдырырга да була).

Ул пешкән арада, катнашма әзерлибез. Йомшарган ак майны тоз һәм каймак белән ышкыйбыз, вакланган сарымсак өстибез. Бутыйбыз.

Сырны эре угычта уабыз, катнашмага өстибез.

Гөмбәләрне яхшылап юабыз, вак итеп турыйбыз. Катнашма янына салабыз, борыч сибәбез. Тәмләткеч үләне дә салырга була.

Бәрәңгене урталай бүләбез, калак белән бераз йомшагын алабыз. «Көймә»ләр барлыкка килергә тиеш.

Барлыкка килгән бушлыкка катнашманы салабыз. 180 градуска кадәр җылытылган духовкага 30-40 минутка куябыз.

Бәрәңгене кайнар килеш яңа яшелчәләр һәм туралган яшеллек белән бирәбез.

Барлыгы 1 сәгать вакыт кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде