САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Матбугат үзәгеннән көн рецепты – гөмбә ашы

Сезгә гөмбә ашы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - башлы суган - 1 данә; - кишер - 1 данә; - бәрәңге - 3 данә; - үсемлек мае - 2 аш калагы; - яшелчә шулпасы - 1,5 литр; - тоз, борыч - тәм буенча; - укроп - ½ бәйләм; - ак...

Сезгә гөмбә ашы рецептын тәкъдим итәбез.

Кирәк булалар:

- башлы суган - 1 данә;

- кишер - 1 данә;

- бәрәңге - 3 данә;

- үсемлек мае - 2 аш калагы;

- яшелчә шулпасы - 1,5 литр;

- тоз, борыч - тәм буенча;

- укроп - ½ бәйләм;

- ак гөмбә - 300 грамм;

- арыш сохарие - тәм буенча.

Суган, кишер һәм бәрәңгене чистартабыз. Суганны - телемләп, кишерне вак итеп турыйбыз, бәрәңгене шакмакларга бүлгәлибез.

Табада үсемлек маен җылытабыз, суган салабыз, бер-ике минут кыздырганнан соң, кишер өстибез, алтын кабык барлыкка килгәнче кыздырабыз.

Яшелчә шулпасын кәстрүлгә салабыз, кайнатабыз, бәрәңге салабыз. Аны 7 минут, күбеген алып, пешерәбез. Җебетелгән ак гөмбә, кыздырылган кишер белән суган өстибез, 15 минут пешерәбез. Туралган яшелчә һәм тәмләткечләр салабыз. Ашны сарымсаклы кыздырылган ипи кисәкләре белән бирәбез.

Барлыгы 50 минут вакыт кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев