САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Март аенда бакчачы мәшәкатьләре дәвам итә

Яз белән кыш тартышкан мәлдә дә һәвәскәр бакчачылар тик утырмый бер дә! Алар тырышып бакчаларын карыйлар, бакча-ындыр мәшәкатьләренә чумганнар. Сезне берничә лайфхак белән таныштырыйк әле. Файдасы булгач, рәхмәте безгә булыр.

*Язгы сулар торгынлыгын бетерү өчен, гадәттә язгы кар сулары агып төшә торган канауларны, сукмакларны, шулай ук башка түбән урыннарны кардан чистартырга керешергә мөмкин.

*Кар ай башында бик тиз төпкә утыра, шуңа күрә җимеш бирә торган агачларның штамбларын (15 елга кадәр яшьләре булырга тиеш) игътибар белән карарга кирәк - алар тычканнар белән зарарланмаганмы. Кайбер елларда тычканнар җимеш агачларына төзәтеп булмаслык зыян китерәләр.

*Корыганн кайрыны үзагачка хәтлем чистартып бетерергә ашыкмагыз. Аның катламы астында камбий калырга мөмкин - ул вакытта яра тагын да активрак төзәләчәк.

*Агачларда актив су хәрәкәте башланганчы җимеш агачларын һәм куакларны яңадан эшкәртә башларга, 20 мартлар отптималь булачак, перепрививка ясарга кирәк.

Реклама

*Бакча көрәкләрен һәм кисеп алу коралларын тәртипкә китерәбез. Моның мөһимлеген һәр һәвәскәр бакчачы яхшы белә. Көрәкләрне тутыгыннан корыч щётка яки шлифовка белән чистарталар һәм эшкәртелгән машина маенда дымланган чүпрәк белән сөртү мөмкин. Инструментларны игәү белән үткерләү дә зыянлы булмаячак.

*Кирәк булганда бакча инвентарен вакытында сатып алырга кирәк, аны хәзер махсус кибетләрдә, бай ассортимента саталар. Бакчачының төп җиһазларына һәм кирәк-яракларына түбәндәгеләр керә: көрәкләр, сәнәк, бакча сәнәкләре, гадәти сәнәкләр, тырмалар, носилкалар, чиләкләр, лейкалар, секатор, бакча пычагы, балталар, махсус 
 чәнечкеләр, шпагат, рулетка (3 яки 5 м).

Чыганак: http://aktanysh-rt.ru/news/bakcacyga/mart-aenda-bakcacy-masakatlare-davam-ita

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев