САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ләйсән”балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме балалары өчен яңа ел бәйрәме узды

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява, Туган якны сагынып кыш килде Ак бүздәй йомшак кар белән Җирне биләүләп төрде. Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына, Җитәкләгән күркәм бәйрәмне. Нинди бәйрәм? -диеп сорасагыз- Бүген бездә чыршы бәйрәме! Табигатьтә кыш - иң озын төннәр һәм иң кыска көннәр вакыты. Тик без елның бу...

Чәчәк кебек ап-ак карлар ява,

Туган якны сагынып кыш килде

Ак бүздәй йомшак кар белән

Җирне биләүләп төрде.

Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына,

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне.

Нинди бәйрәм? -диеп сорасагыз-

Бүген бездә чыршы бәйрәме!

Табигатьтә кыш - иң озын төннәр һәм иң кыска көннәр вакыты. Тик без елның бу фасылын яратабыз. Чөнки нәкъ менә кышын безгә Яңа ел һәм аның белән безгә ылыслы, куанычлы, бәхетле кәеф, ак өметләр, күңелле бәйрәм килә.

Яңа ел һәрбер кеше өчен зур бәйрәм - дуслар, туганнар белән очрашу, бер-беребезне бүләкләр белән сөендерү мизгелләре, бигрәк тә балалар - бәйрәмне түземсезлек белән көтеп ала. Шул уңайдан 26 декабрь көнне "Ләйсән"балалар бакчасында беренче кечкенәләр төркеме балалары өчен яңа ел бәйрәме үтте.

Балаларны матур итеп бизәлгән зал һәм чыршыкай каршы алды. Бәйрәмгә Кыш бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре кунак булып килде. Балалар Кыш бабайга багышланган шигырьләрен сөйләделәр, җырларны түгәрәктә әйләнеп җырладылар. Бәйрәмнән соң Кыш бабай балаларга үзенең буләкләрен өләште. Бәйрәм бик күңелле үтте.

Беренче кечкенәләр төркеме тәрбиячеләре : Хабибуллина Лилия Федор кызы һәм Шаймуратова Регина Ришат кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев