САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Ләйсән” балалар бакчасының уртанчылар төркемендә “Көзге муллык” дигән бәйрәм иртәсе булып узган

Көз, алтын көз. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур, үзенә генә хас бер төскә керә. Бар табигать сарыга буяла. Кырларда инде уңышны җыеп алдылар., амбарларга салынды.Басулар бушап калды. Бакчаларда да күптәннән инде эшләр тәмамланды. Тиздән салкын көннәр башланыр. Көз турында бик күп шигырьләр, җырлар язылган. Безнең "Ләйсән" балалар бакчасының уртанчылар...

Көз, алтын көз. Бу ел фасылы, башкаларыннан аеруча матур, үзенә генә хас бер төскә керә. Бар табигать сарыга буяла.

Кырларда инде уңышны җыеп алдылар., амбарларга салынды.Басулар бушап калды. Бакчаларда да күптәннән инде эшләр тәмамланды. Тиздән салкын көннәр башланыр.

Көз турында бик күп шигырьләр, җырлар язылган. Безнең "Ләйсән" балалар бакчасының уртанчылар төркемендә "Көзге муллык" дигән бәйрәм иртәсе булып узды. Балалар үзләре өйрәнгән шигырь, җырларны башкардылар. Бәйрәмебезгә ямь өстәп кунак булып көз кызы " Сөмбелә" дә килгән иде. Шулай ук кунак булып көзнең байлыклары, уңышлары яшелчә,җиләк-җимешләр дә килде. Алар үзләренең файдалы булулары турында сөйләделәр. Көз кызы балаларны җитезлеклекләрен, тапкырлыкларын сынап уеннар уйнатты. Балалар уеннарда сынатмадылар.Соңыннан "Сөмбелә" балаларга үзенең күчтәнәчләрен өләште.

"Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячеләре Гайсина В.А., Миннуллина Р.К.

фотолар авторныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев