САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ләшәү- Тамак мәктәбе музее кунаклар кабул итте

Туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү һәм горурлык хисләре,хәзерге казанышларга ихтирам ,милли үзаң тәрбияләүдә,патриотик рухта укучыларга тәрбия бирүдә музейлар бик зур әһәмияткә ия.Ләшәү-Тамак мәктәбенең Туган якны өйрәнү музееның бер өлеше 1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышына багышланган.Кичә,10нчы март көнне директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары мәктәбебезгә килеп, ачык дәресләр,класс...

Туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү һәм горурлык хисләре,хәзерге казанышларга ихтирам ,милли үзаң тәрбияләүдә,патриотик рухта укучыларга тәрбия бирүдә музейлар бик зур әһәмияткә ия.Ләшәү-Тамак мәктәбенең Туган якны өйрәнү музееның бер өлеше 1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышына багышланган.Кичә,10нчы март көнне директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары мәктәбебезгә килеп, ачык дәресләр,класс сәгатьләре,укучыларның концерт кичәсен карадылар һәм музейда экскурсиядә булдылар.Кунакларыбыз музей советы членнарының чыгышын бик теләп тыңлап утырдылар.Музей советы рәссамы Эльза Гилязиева солдат хатлары, сугышта катнашкан авылдашларыбыз турында укучылар тарафыннан ясалган алҗбомнарны ,андагы газета материаллары турында сөйләде ,музей советы сәркатибе Алия Вахитова Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар,укытучылар,сугыш кораллары,стендлар турында сөйләде.

Шулай ук кичә Дүсем,Ләшәү-Тамак,Түбән Ләшәү,Сарайлы авылларында 8 март бәйрәмнәре үткәрелде, әбиләргә медальләр тапшырылды.Ләшәү-тамак клубында үткәрелгән бәйрәмдә укучылар җырлады,биеде,шигырь сөйләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев