11 март 2015 яңалыклары
-
Сарманлылар ана капиталын дөрес тотарга тиеш
Ана капиталын кечкенә финанс оешмаларыннан алынган займны каплау өчен тотарга ярамый Ана капиталы сертификаты алуны һәм куллануны көйләүче кануннарга үзгәрешләр керде. Әлеге законны 9 мартта Руссия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады. Хәзер торак шартларын яхшыртуга яки йорт төзүгә бик кечкенә финанс(микрофинанс) оешмаларыннан алынган займны һәм аның процентларын ана капиталы белән...
-
Көлмәт авылында матур бәйрәм узды
7 мартта Көлмәт мәдәният йортында гүзәл хатын-кызлар хөрмәтенә бәйрәм концерты узды. Тамаша җыр, бию, кызыклы уеннар белән үрелеп барды.
-
Мортыш- Башта 8 Март бәйрәме күңелле узды
7 мартта Мортыш-Баш мәдәният йортында 8 нче март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Сезнең белән дөнья ямьле" дигән кичә үткәрелде. Иҗат түгәрәкләрендә һәм клуб берләшмәләрендә шөгыльләнүче балалар иң якын, кадерле кешеләренә багышлап җырлар башкардылар , биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Концертта шулай ук Сарманнан "Сөембикә" ветераннар ансамбле чыгыш ясады. Ахырда үзешчән артистлар...
-
Саклаубашта ветераннарга багышланган бәйрәм узды
Саклаубаш мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңунең 70 еллыгына багышланган сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру тантанасы үткәрелде. Буләкләрне Сарман муниципаль районы Аппарат җитәкчесе Валиев Фәндәс Әнәс улы тапшырды. Сарман район Советы депутаты Билалов Ирик Нуртдин улы һәм авыл җирлеге башлыгы Мухамәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улы котладылар. Мәктәп укучылары концерт...
-
Иске Кәшердә юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды
10 март көнне Иске Кәшер авыл җирлегендә юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды. 50 ветеранның 14 се Иске Кәшер урта мәктәбенә килде, бәйрәмчә киенеп килгән әби-бабайларны котларга аппарат җитәкчесе Фәндәс Әнасович, депутат Альберт Мугаллимович килде. Мәдәният хезмәткәрләре йөрәкләргә үтеп керерлек номерлар белән чыгыш ясадылар.
-
Күтәмәледә ветераннарга багышланган тантана узды
Күтәмәле мәдәният йортында Бөек Ватан сугышында Җиңунең 70 еллыгына багышланган сугыш һәм тыл ветераннарына юбилей медальләрен тапшыру тантанасы үткәрелде. Юбилей медальләрен муниципаль районы Аппарат җитәкчесе Валиев Фәндәс Әнәс улы тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Вахитов И.М.. Тыл һәм хезмәт ветераны Гөлгенә апа Мортазина үзләрен шулай зурлаганнары өчен җитәкчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде....
-
Ләшәү- Тамак мәктәбе музее кунаклар кабул итте
Туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү һәм горурлык хисләре,хәзерге казанышларга ихтирам ,милли үзаң тәрбияләүдә,патриотик рухта укучыларга тәрбия бирүдә музейлар бик зур әһәмияткә ия.Ләшәү-Тамак мәктәбенең Туган якны өйрәнү музееның бер өлеше 1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышына багышланган.Кичә,10нчы март көнне директорларның тәрбия эшләре буенча урынбасарлары мәктәбебезгә килеп, ачык дәресләр,класс...