САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт мәктәбенең горурланырлык эшләре бар

За­ма­на укы­ту һәм тәр­бия би­рү мәсь­ә­лә­лә­ре­нә яңа та­ләп­ләр куя. Шу­лар­ны га­мәл­гә ашы­ру мак­са­тын­нан, Әл­мәт мәк­тә­бе кол­лек­ти­вы үз ал­ды­на мил­ли мә­га­риф­не үс­те­рү, мәгъ­лү­мат­лаш­ты­ру, укы­ту­чы­лар­ның пе­да­го­гик ос­та­лы­гын ка­мил­ләш­те­рү ке­бек бу­рыч­лар бил­ге­лә­де. Ә мо­ның өчен пе­да­го­гик кол­лек­тив­ның ста­биль бу­луы шарт. Мәк­тәп­тә бер - юга­ры, 13 бе­рен­че ка­те­го­ри­я­ле укы­ту­чы уку­чы­лар­га ти­рән бе­лем һәм тәр­бия,...

За­ма­на укы­ту һәм тәр­бия би­рү мәсь­ә­лә­лә­ре­нә яңа та­ләп­ләр куя. Шу­лар­ны га­мәл­гә ашы­ру мак­са­тын­нан, Әл­мәт мәк­тә­бе кол­лек­ти­вы үз ал­ды­на мил­ли мә­га­риф­не үс­те­рү, мәгъ­лү­мат­лаш­ты­ру, укы­ту­чы­лар­ның пе­да­го­гик ос­та­лы­гын ка­мил­ләш­те­рү ке­бек бу­рыч­лар бил­ге­лә­де. Ә мо­ның өчен пе­да­го­гик кол­лек­тив­ның ста­биль бу­луы шарт. Мәк­тәп­тә бер - юга­ры, 13 бе­рен­че ка­те­го­ри­я­ле укы­ту­чы уку­чы­лар­га ти­рән бе­лем һәм тәр­бия, һө­нәр юнә­ле­ше би­рү­дә хез­мәт ку­я­лар, дә­рес­ләр­дә һәм класс­тан тыш ча­ра­лар­да яңа тех­но­ло­ги­я­ләр кул­ла­нып эш­ли­ләр.

Уз­ган уку елын­да 9 сый­ныф уку­чы­ла­ры дәү­ләт им­ти­хан­на­рын би­рү бу­ен­ча ях­шы нә­ти­җә­ләр­гә иреш­те­ләр. Мә­сә­лән, Эн­җе Ти­мер­ба­е­ва хи­ми­я­дән (укы­ту­чы­сы - Фә­ри­дә За­һи­ро­ва) - 95 балл, ма­те­ма­ти­ка фә­нен­нән (укы­ту­чы­сы - Аль­би­ра Са­фи­на) - 100 балл, Ре­ги­на Сө­ләй­ма­но­ва та­тар те­лен­нән (укы­ту­чы­сы - Ве­не­ра Шәй­мәр­да­но­ва) 100 балл җый­ды­лар. Хи­мия, ма­те­ма­ти­ка, ин­фор­ма­ти­ка фән­нә­ре бу­ен­ча им­ти­хан күр­сәт­кеч­лә­ре ра­йон­ның ур­та­ча­сын­нан юга­ры­рак бул­ды. Уку­чы­быз Эн­җе Ти­мер­ба­е­ва мәк­тәп­не кы­зыл ат­тес­тат­ка тә­мам­ла­ды. 9 сый­ныф­тан соң кү­бе­се уку­ла­рын мәк­тәп­тә дә­вам ит­тер­де­ләр. Һө­нә­ри учи­ли­ще­лар­га һәм аг­рар көл­ли­ят­кә ки­тү­че­ләр дә бар. Уз­ган ел ике уку­чы - Сар­ман аг­рар, бе­рәр уку­чы Яр Чал­лы пе­да­го­гия, ме­ди­ци­на көл­ли­ят­лә­ре­нә укыр­га кер­де­ләр.

Ра­йон кү­лә­мен­дә үт­кә­ре­лә тор­ган фән олим­пи­а­да­ла­рын­да да уңыш­ла­ры­быз бар. Эн­җе Ти­мер­ба­е­ва хи­мия фә­не бу­ен­ча - призёр, 4 класс уку­чы­сы Ләй­сән Ти­мер­ба­е­ва та­тар те­ле фә­нен­нән (укы­ту­чы­сы - Әл­фия Юны­со­ва) призёр бул­ды­лар. Бы­ел 6 класс уку­чы­сы Сө­мәя Ха­ко­ва - би­о­ло­гия фә­не бу­ен­ча (укы­ту­чы­сы -Фә­ри­дә За­һи­ро­ва), 9 класс уку­чы­сы Ай­сы­лу На­сый­бул­ли­на рус те­лен­нән (укы­ту­чы­сы - Гөл­на­ра На­сый­бул­ли­на) призёр бул­ды­лар. Уку­чы­лар рес­пуб­ли­ка Мә­га­риф һәм фән ми­нистр­лы­гы­ның тест би­рем­нә­рен дә уңыш­лы эш­лә­де­ләр. Җәм­гы­ять бе­ле­ме (укы­ту­чы­сы - Ми­ләү­шә Гай­нет­ди­но­ва) һәм би­о­ло­гия (укы­ту­чы­сы - Фә­ри­дә За­һи­ро­ва) фән­нә­ре бу­ен­ча күр­сәт­кеч­ләр ях­шы.

Уку­чы­ла­ры­быз сән­гать­тә, спорт­та да сы­нат­мый­лар. Би­ю­че кыз­ла­ры­быз Ай­сы­лу На­сый­бул­ли­на, Гөль­яз Шәй­мәр­да­но­ва, Анас­та­сия Гос­ма­но­ва "Соз­вез­дие-Йол­дыз­лык" рес­пуб­ли­ка фес­ти­ва­лен­дә дә­рә­җә­ле урын­нар яу­ла­ды­лар һәм Төр­ки­я­дә ха­лы­ка­ра фес­ти­валь­дә кат­наш­ты­лар. "За­ме­ча­тель­ный во­жа­тый" ра­йон­кү­ләм кон­кур­сын­да Ай­сы­лу өчен­че урын­ны яу­ла­ды. Уз­ган ел спорт нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча мәк­тәп ра­йон­да өчен­че урын­ны ал­ды. Ае­ру­ча бас­кет­бол, во­лей­бол, чаң­гы, җи­ңел ат­ле­ти­ка бу­ен­ча нә­ти­җә­лә­ре­без ях­шы. Ис­ла­мия Ти­мер­ба­е­ва ра­йон­да һәм рес­пуб­ли­ка­да йө­ге­рү бу­ен­ча икен­че урын­ны ал­ды. Яшь һәм та­лант­лы физ­куль­ту­ра укы­ту­чы­быз Ил­дар Мөх­ли­сул­лин үзе дә үр­нәк күр­сә­тә. Укы­ту­чы­лар спар­та­ки­а­да­сын­да озын­лык­ка си­ке­рү бу­ен­ча - икен­че, ар­кан тар­ты­шу бу­ен­ча бе­рен­че урын­ны ал­ды. «WorldSkills» стан­дарт­ла­ры бу­ен­ча Рес­пуб­ли­ка чем­пи­о­на­тын­да без­нең мәк­тәп­не тә­мам­ла­ган, бү­ген­ге көн­дә Сар­ман аг­рар көл­ли­я­тен­дә уку­чы Ар­тур Шәй­мәр­да­нов - уз­ган ел бе­рен­че урын­ны, бы­ел икен­че курс сту­ден­ты Азат Ти­мер­ба­ев өчен­че урын­ны яу­ла­ды­лар.

Пе­да­гог­лар­ның бе­лем­нә­рен кү­тә­рү­гә һәм һө­нә­ри ос­та­лык­ла­рын арт­ты­ру­га зур әһә­ми­ят би­ре­лә. Бу юнә­леш­тә укы­ту эш­лә­ре за­ву­чы Гөл­на­ра На­сый­бул­ли­на җи­тәк­лә­гән ме­то­дик бер­ләш­мә­ләр нә­ти­җә­ле эш­ли­ләр. Фән ат­на­лык­ла­ры уз­ды­ру ма­тур тра­ди­ци­я­гә кер­де. Уз­ган уку елын­да та­рих (укы­ту­чы­сы - Ми­ләү­шә Гай­нет­ди­но­ва), би­о­ло­гия-ге­ог­ра­фия (укы­ту­чы­ла­ры - Фә­ри­дә За­һи­ро­ва, Гөл­на­ра Га­зи­зо­ва), инг­лиз те­ле (укы­ту­чы­сы - Гөл­на­ра Шәй­мәр­да­но­ва), та­тар те­ле (укы­ту­чы­ла­ры - Ве­не­ра Шәй­мәр­да­но­ва, Әл­фия Юны­со­ва), ма­те­ма­ти­ка (укы­ту­чы­сы - Әни­сә Мир­сә­е­то­ва), рус те­ле (укы­ту­чы­сы - Гөл­на­ра На­сый­бул­ли­на), ин­фор­ма­ти­ка (укы­ту­чы­сы - Ли­лия Га­ли­е­ва) фән­нә­ре ат­на­лык­ла­ры бик ма­тур һәм эч­тә­лек­ле итеп үт­кә­рел­де.

Уку­чы­ла­ры­быз­ның ба­лигъ бул­ма­ган­нар бе­лән эш­ләү ко­мис­си­я­се эшен­дә тик­ше­рел­гән­нә­ре юк, алар по­ли­ция ор­ган­на­рын­да исәп­тә тор­мый­лар. Без­нең мәк­тәп­тә нар­ко­ма­ни­я­гә, риш­вәт­че­лек­кә, тер­рор­га кар­шы һәм баш­ка тәр­би­я­ви ча­ра­лар еш үт­кә­ре­лә. Пар­ла­мент дә­рес­лә­рен­дә без авыл, ра­йон Со­ве­ты де­пу­тат­ла­ры бе­лән оч­ра­ша­быз. Күп­тән тү­гел пар­ла­мент дә­ре­се­нә авыл җир­ле­ге баш­лы­гы - ра­йон Со­ве­ты де­пу­та­ты Да­ни­яр Ән­вәр улы Га­зи­зов­ны, Мир­сә­еф Мир­га­җәм улы Са­ли­хов­ны, Ра­дик Габ­де­рәүф улы Вә­ли­әх­мә­тов­ны ча­кыр­дык.

Укы­ту­чы­ла­ры­быз һәм уку­чы­ла­ры­быз төр­ле кон­курс­лар­да, фән­ни кон­фе­рен­ци­я­ләр­дә кат­на­ша­лар. Ма­те­ма­ти­ка укы­ту­чы­сы Әни­сә Мир­сә­е­то­ва бе­лән ин­фор­ма­ти­ка укы­ту­чы­сы Ли­лия Га­ли­е­ва грант от­ты­лар. Сый­ныф җи­тәк­че­лә­ре кон­кур­сын­да Ру­зи­лә Сә­гый­то­ва, Ли­лия Ти­мер­ба­е­ва, Ве­не­ра Шәй­мәр­да­но­ва ак­тив кат­наш­ты­лар. Сән­гать кон­курс­ла­рын­да Гөл­на­ра Шәй­мәр­да­но­ва, Гөл­на­ра Га­зи­зо­ва зур җи­ңү­ләр­гә иреш­те­ләр. Ге­ог­ра­фия укы­ту­чы­сы Гөл­на­ра Га­зи­зо­ва Ин­тер­нет­та "Әл­мәт авы­лы: иң яңа хә­бәр­ләр" ди­гән төр­кем яса­ды һәм авыл­даш­ла­ры­быз­ны яңа­лык­лар бе­лән та­ныш­ты­рып ба­ра.

Без үзе­без­нең дә­вам­чы­ла­ры­быз - бү­ген­ге көн­дә Яр Чал­лы пе­да­го­гия уни­вер­си­те­тын­да бе­лем алу­чы Ай­гөл Га­ли­е­ва, Гөл­шат Сә­ми­гул­ли­на, Гөл­шат Ра­ма­за­но­ва, Ло­ли­та Мит­ро­фа­но­ва, Лан­дыш Гай­нет­ди­но­ва, Эль­ви­на Хайб­рах­ма­но­ва, Ру­мия Ха­фи­зо­ва, Ай­сы­лу һәм Ләй­сән Сәгъ­дә­то­ва­лар­га бик зур өмет­ләр баг­лый­быз.

"Үз мәк­тә­бе­ңә яр­дәм ит" рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да мәк­тә­бе­без­не тә­мам­ла­ган уку­чы­ла­ры­быз - бер­ту­ган­нар Ха­физ, Мир­сә­еф, Җәү­дәт Мир­га­җәм ул­ла­ры Са­ли­хов­лар, Ил­гиз Мис­бах улы Са­ли­хов, Ил­дус Мир­га­җәм улы Юны­сов, Ни­яз Миз­хәт улы Ти­мер­ба­ев, Ни­яз Нә­җип улы Юны­сов, Әз­бәр Әз­һәр улы Кә­ра­мов, Ра­дик Габ­де­рәүф улы Вә­ли­әх­мә­тов, Рә­дис Әнәс улы Гай­син, Ай­дар Вил улы Шәй­мәр­да­нов, Ма­рат, Ма­ис Мар­сель ул­ла­ры Гай­нет­ди­нов­лар һәр­ва­кыт­та да мат­ди һәм ру­хи як­тан яр­дәм итә­ләр. 2012 ел­да Ил­гиз Са­ли­хов яр­дә­ме бе­лән мәк­тәп­кә ре­монт ясал­ды. 2016 ел­да мәк­тәп эчен­дә са­ну­зел бул­ды­рыл­ды. Бы­ел бер­ту­ган Са­ли­хов­лар яр­дә­ме бе­лән ка­пи­таль ре­монт баш­ла­нып кит­те. Сар­ман­да яшәү­че авыл­да­шы­быз Сә­гыйть хәз­рәт Ха­ков һәм аның яр­дәм­че­лә­ре ре­монт эш­лә­рен­дә бик зур яр­дәм күр­сә­тә­ләр. Мәк­тәп би­на­сы­ның эч­ке һәм тыш­кы өлеш­лә­ре бик нык тө­зек­лә­нә­чәк, ма­ту­ра­я­чак. Авы­лы­быз­ның ба­ла­лар бак­ча­сы да мәк­тәп би­на­сы­на кү­чә­чәк. Тәр­бия ба­ла­лар бак­ча­сын­нан ук баш­ла­на. Бү­ген­ге көн­дә Әл­мәт ба­ла­лар бак­ча­сын­да 14 ба­ла тәр­би­я­лә­нә. Бу җа­вап­лы хез­мәт­не Ру­зи­лә Рә­хи­мо­ва, Рәй­ха­на Зы­ят­ди­но­ва, Гөл­на­ра Ха­ри­со­ва на­мус бе­лән баш­ка­ра­лар. Авыл­даш­ла­ры­быз­ның шун­дый зур яр­дә­ме өчен мәк­тәп кол­лек­ти­вы исе­мен­нән зур рәх­мә­те­без­не бел­де­рә­без.

Мәк­тә­бе­без тор­мы­шы бе­лән да­и­ми кы­зык­сы­нып, яр­дәм итеп тор­ган ра­йон баш­лы­гы Фә­рит Мө­нә­вир улы Хөс­нул­лин­га, ра­йон мә­га­риф бү­ле­ге җи­тәк­че­се Әл­фәт Зы­ят­дин улы Са­би­ров­ка, җир­лек баш­лы­гы Да­ни­яр Ән­вәр улы Га­зи­зов­ка хөр­мә­те­без зур. Уку­чы­ла­ры­быз­ны тәр­би­я­ләү һәм бе­лем би­рү­дә яр­дәм ит­кән­нә­ре өчен ата-ана­лар­га рәх­мәт­ле­без.

Кол­лек­ти­вы­быз бе­лән яшь, энер­ги­я­ле ди­рек­тор Ра­мил Хә­ниф улы Са­ди­ков уңыш­лы җи­тәк­че­лек итә. Бил­ге­ле, ире­шел­гән­нәр - чик тү­гел. Без­нең ал­да та­гы да зур­рак бу­рыч­лар то­ра. Алар­ны га­мәл­гә ашы­ру­да пе­да­гог­лар, уку­чы­лар ки­лә­чәк­тә дә сы­нат­мас­лар, ди­гән зур ыша­ныч бар.

Ми­ләү­шә Гай­нет­ди­но­ва, Әл­мәт мәк­тә­бе укы­ту­чы­сы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев