САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт мәктәбе укучылары һөнәр сайларга алдан ук әзерләнәләр

Берәүләре ВУЗ ишеген шакый, Берәүләре солдат булып илне саклый, Берәүләре табиб булып шифалы нур бөркә, Берәүләр зур төзелештә эшче исемен йөртә. Берәүләре белем бирә балаларга, Берәүләре нигез сала калаларга, Берәүләре газет-журнал чыгаралар Бу тормышта үз юлларын табалар. Һөнәр сайлау - кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Замана үзгәрә барган саен,...

Берәүләре ВУЗ ишеген шакый,

Берәүләре солдат булып илне саклый,

Берәүләре табиб булып шифалы нур бөркә,

Берәүләр зур төзелештә эшче исемен йөртә.

Берәүләре белем бирә балаларга,

Берәүләре нигез сала калаларга,

Берәүләре газет-журнал чыгаралар

Бу тормышта үз юлларын табалар.

Һөнәр сайлау - кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Замана үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр таләп итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. Бу хакта 14-15 яшьтән үк уйлый башларга кирәк. Тора бара яңа теләк-хыяллар барлыкка килергә мөмкин. Ә инде укучыга югары сыйныфларда укыганда ук үзенә кирәкле профиль буенча белемнәрен арттыру, дөрес профиль сайлау - иң мөһим мәсьәлә. Шушы авыр мәсьәләләрне күздә тотып, Әлмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар белән һәр елны студентлар арасында очрашу кичәсе, профиль сайлау буенча ачык дәресләр, Сарман аграр көллияте белән очрашулар оештырыла. Быелгы уку елында да «Профориентация, һөнәри белем» темасына класс сәгате үткәрелде. Аны үзебезнең мәктәпне тәмамлап, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәренең дәүләт педагогик университетында белем алучы Айсылу Сәгъдәтова үткәрде. Хәзерге көндә ул Әлмәт мәктәбендә практика үтә. Ул үзе укый торган югары уку йорты белән таныштырты, андагы факультетларның юнәлешләре, нинди белгечлекләр әзерләүләре, укырга кергәндә нинди имтиханнар тапшырырга кирәклеген аңлатты.

Айсылу студент тормышында очрый торган кызыклы вакыйгалар, яңа коллективта очраган авырлыклар һәм аларны җиңү юллары турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап һәм бик күп файдалы мәгълүмат алдылар. Үзеңне рухи яктан үстерү, камилләштерү өчен уку йортында булган өстәмә мөмкинлекләрне әйтеп китте. Класс сәгатен йомгаклап, укучыбыз үзен укыткан укытучыларына рәхмәтләрен житкерде. Очрашу бик кызыклы, файдалы булды.

Лилия Галиева, Әлмәт мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев