САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тукай айлыгы" көндәлеге – "Китап – белем чишмәсе" атналыгы үтә

Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тукай айлыгы" көндәлеге - "Китап - белем чишмәсе" атналыгы үтә. Айлыкның беренче атнасы кешелек уйлап тапкан иң зур могҗиза - китапка багышланды. Шул ике катыргы эченә тутырылган кәгазь битләрне могҗиза дими, ни дисең? Алар безне әллә ничә гасыр элек булган тарих киңлекләренә илтергә, галәмнәрдә йөздерергә, күп...

Җәлилнең икенче санлы мәктәбендә "Тукай айлыгы" көндәлеге - "Китап - белем чишмәсе" атналыгы үтә.

Айлыкның беренче атнасы кешелек уйлап тапкан иң зур могҗиза - китапка багышланды. Шул ике катыргы эченә тутырылган кәгазь битләрне могҗиза дими, ни дисең? Алар безне әллә ничә гасыр элек булган тарих киңлекләренә илтергә, галәмнәрдә йөздерергә, күп нәрсәгә өйрәтергә, күп нәрсәне күрсәтергә, күп нәрсәне күңелебез аша кичерергә мөмкинлек тудыра. Һи, хәзер интернет заманасы, диярләр инде күпләр. Анысы да кирәк, тик кулга китап алып, аның серле битләрен актаруның шифасы мулрак.

Менә шушы могҗизага мәхәббәт, китап укуга омтылыш уяту максаты белән атналык барышында китапханә дәресләре үткәрелде. Дәресләрне Җәлил балалар китапханәсе китапханәчеләре Фәния Нуриева һәм Зилә Садыйкова, мәктәп китапханәчесе Алина Зиннәтуллина оештырды. Яңа китаплар, басмалар белән танышу укучыларга кызыклы булды. Шулай ук укучылар сыйныфлары белән китап йортларында кунакта да булдылар.

Чәршәмбе көнне "Укымый калма" дип аталган сораштыру үткәрелде. Мәктәпкә керү белән укытучылар да, укучылар да, үзләренең яраткан әсәрләренең исемен язып, язмаларын элмә тактага урнаштырдылар. Нәтиҗә: Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин шигырьләре, Зифа Кадырова әсәрләре, Габдрахман Әпсәләмовның легендар "Ак чәчәкләре" - иң яратканнары икән!

Чулпан Шәйдуллина оештырган әдәби викторина укучыларның татар әдәбиятын белүләренә сынау булды. 5нче, 6нчы сыйныф укучылары да сынатмадылар.

2-3 нчеләр арасында булган бәйге "Иң грамоталы укучы"ны билгеләргә ярдәм итте. 2нчеләр арасында бу исемгә Сөмбел Салихова (2 "б"), Камилә Арсланова (2 "б"), Назилә Галиева (2 "а"), Илназ Кәримов (2 "в"), 3 нчеләрдән Наилә Нигъмәтуллина (3 "в"), Әдилә Хәйретдинова (3 "а"), Нияз Гәрәев (3 "а"), Алия Ибраһимова (3 "а") лаек булдылар. "Иң пөхтә татар теле дәфтәре" бәйгесендә 3нче "а" сыйныфыннан Нияз Гәрәев, 3 нче "б" дан Вафина Ләйсән, 3 нче "в" дан Наилә Нигъмәтуллина җиңү яуладылар.

Ләйсән Гаскәрова тарафыннан оештырылган "Китап - белем чишмәсе" проектлар яклау бәйгесе нәтиҗәләре мондый: 4нче "а" сыйныфы җиңүчеләре - Камилә Хафизова, Ләйлә Хисамова (җитәкчеләре - Лилия Шәйхелисламова), 4 нче б сыйныфыннан Шакирова Эльвина (җитәкчесе - Ләйсән Гаскәрова), 4 нче в дан: Фаттахова Алия (җитәкчесе - Гүзәлия Якупова), 4 нче г дан: Гыйльфанова Айгөл (җитәкчесе - Нәзифә Шәңгәрәева).

6-7 апрель көннәрендә "Әдәбиятта экология темасы" дигән исем астында 5, 7, 8 нче "б" сыйныф укучылары өчен тәрбия сәгатьләре үткәрелде. 5 нчеләр алдында 9 нчы "а" сыйныфы укучысы Әдилә Фәсхиева (җитәкчесе - Әлфия Закирова) "Тукай - табигать сакчысы" дигән фәнни-эзләнү эшен яклады. Бу эш белән ул Казан шәһәрендә "Укучыларның XV Каюм Насыйри укулары"нда да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.

Җомга көнне китап мәктәп мөгаллимнәрен "Хатирәләр яшәртә күңелне" дигән матур шигъри кичәгә дәште. Ландыш Шәйдуллина ветеран мөгаллимә Лена Юнысованың "Хатирәләр" китабын презентацияләде.

Айлыкның беренче өлеше бер атна дәвасында барган "Китап битләре буйлап" рәсем конкурсына йомгак ясау белән төгәлләнде. 10 нчы сыйныф укучыларыннан торган хөкемдарлар төркеме чыгарган нәтиҗәләр мондый:

1-4 нче сыйныф укучылары арасында:

1 нче урын: Диләрә Яббарова (3 нче "а" сыйныфы) - Абдулла Алишның "Чукмар белән Тукмар" әкияте буенча рәсеме өчен;

2 нче урын: Аида Байбекова (1 нче "в" сыйныфы) - Габдулла Тукайның "Су анасы" әкияте буенча рәсеме өчен, Антон Баяндин (3 нче "в" сыйныфы) - Нури Арслановның "Яз" шигыре буенча рәсеме өчен;

3 нче урын: Азалия Дәүләтшина (2 нче "в" сыйныфы) - Зәки Нуриның "Кошларга бүләк" шигыренә аппликациясе өчен, Элина Баянова (1 нче "в" сыйныфы) - Габдулла Тукайның "Эш беткәч уйнарга ярый" шигыре буенча рәсеме өчен, Сөмбел Салихова (4 нче "б" сыйныфы) - Роберт Миңнуллинның "Үзем белән үзем" шигыре буенча рәсеме өчен.

5-11 нче сыйныф укучылары арасында:

1 нче урын: Аэлита Баһманова (8 нче "а" сыйныфы) - Габдулла Тукайның "Су анасы" әкияте буенча рәсеме өчен;

2 нче урын: Дарья Никишина (5 нче "а" сыйныфы), Алина Якупова (5 нче "в" сыйныфы) - икесенә дә Нәби Дәүлинең "Бәхет кайда була" шигыре буенча рәсемнәре өчен;

3 нче урын: Зарина Шәйхуллова (5 нче "в" сыйныфы) - Рухия Ахунҗанованың "Җырлы чишмә" җыентыгы макеты өчен, Сергей Якунин (11 нче "а" сыйныфы) - Габдулла Тукайның "Су анасы" әкияте буенча рәсеме өчен, Динара Мусина (7 нче "б" сыйныфы) - Габдулла Тукайның "Шүрәле" әкияте буенча рәсеме өчен.

Айлык дәвам итә. Бәйгеләрдә катаншырга ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев