САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлиллеләр грант оттылар

.

М.Г.Юзлибаев исемендәге Җәлил балалар музыка мәктәбе муниципаль берәмлекләр учреждениеләренең сәнгать һәм мәдәният иҗат коллективлары проектларына теләктәшлек йөзеннән булган Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алу бәйгесендә катнашып, “Сәнгати-эстетик белем” номинациясендә “Яңарыш” проекты белән 150 мең сумлык грант отты.
- Әлеге акчаларга музыкаль уен кораллары алырга һәм “Өмет” татар гармунчылар һәм тальянчылар инструменталь ансамбле өчен милли сәхнә костюмнары тектерергә ниятлибез. Мондый максатчан ярдәм безнең эшчәнлеккә стимул бирә, - ди проект җитәкчесе, мәктәп директоры Лилия Дәүләтшина.

 

Альбина Сабирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев