САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Лилия” балалар бакчасында “Сөмбелә” бәйрәмен бик күңелле үткәрделәр

Тышта алтын көз! Көз җиткәч табигать гүя бер сихри дөньяга әверелә. Бөтен җир алтын күлмәк кигән кебек була. Көз бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып- җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч, бәйрәм килә. Ул көнгә алдан мул...

Тышта алтын көз! Көз җиткәч табигать гүя бер сихри дөньяга әверелә. Бөтен җир алтын күлмәк кигән кебек була. Көз бәйрәме көн белән төн тигезләшкәндә бәйрәм ителгән. Ул вакытта инде бөтен урып- җыю эшләре тәмамлана, көзге чәчү дә ахырына якынлаша. Уңыш келәтләргә, амбарларга тутырылып беткәч, бәйрәм килә. Ул көнгә алдан мул итеп ризык әзерләнә, камыр ашлары пешерелә. Кешеләр өйдән өйгә йөреп күңел ачалар.

"Лилия" балалар бакчасында да бу көн бик истәлекле булды. Уртанчылар төркеменең тәрбиячеләре, Хадиева М. Ә. , Шамигулова Г. Н. , балалар белән "Сөмбелә" бәйрәмен бик күңелле үткәрделәр. Төрле ярышлар, җыр- бию, санамышлар белән үрелеп барган бу бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Ә әлеге бәйрәм алдыннан балалар, әти- әниләр белән бергәләп бик күп төрле матур эшләнмәләр алып килделәр. Эшләрендә нинди генә яшелчәләр, җиләк- җимешләр юк иде.

Күңелләргә якты нур өләшеп

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап көзге хезмәткә.

МБМББУ №2 "Лилия" тәрбиячеләре: Хадиева М. А., Шамигулова Г.Н.

фотолар авторныкы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев