САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Лилия” балалар бакчасы республикада туган телдә тәрбия бирүче иң яхшы бакчаларның берсе булып танылды

.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьләләре комиссиясе исеменнән игълан ителгән «Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем бирү оешмаларында туган телдә (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләре» республика конкурсы һәм «Туган (татар, чуваш, удмурт, мари, мордва) телдә белем һәм тәрбия бирүне оештыра торган иң яхшы балалар бакчасы» республика бәйгеләренә нәтиҗәләр ясалды.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе - ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Республика Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнаштылар.
Конкурсның максаты - туган телдә белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрүне стимуллаштыру, әлеге эшчәнлек юнәлеше буенча гомуми белем бирү оешмалары эшенең уңай тәҗрибәсен тарату. Республика конкурсында катнашу өчен 104 гариза кергән.
500 000 сумлык премиягә лаек булган 20 балалар бакчасы арасында Сарман үзәгенең 2 нче санлы «Лилия» балалар бакчасы да бар. Без коллективны зур җиңүе белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев