САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдә җыелышка килгән халык күрәзмәне дә бик ошатты

Поселокның мәдәният сарае тамашалар залы халык белән тулы иде.

Җирлек башлыгының еллык отчётын тыңларга килүчеләр иң элек икенче этажда урнашкан ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмәне карадылар. Беренче көн тәртибе буенча посёлок башлыгы Рафыйк Кәримов чыгыш ясады. Ул ел дәвамында бистәдә башкарылган эшләргә тукталды, планлаштырылганнарын атады. Аннан ветераннар советы рәисе Әнисә Минһаҗевага сүз бирелде. Ул өлкәннәр тормышын яктыртты. Участок уполномоченные, Җәлил участогы урманчысы Рүзилә Гыйльметдинова информацияләре тыңланды. Җыелышта катнашкан район башлыгы Фәрит Хөснуллин районда узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде, Җәлилдә эшләнгән эшләргә аерым тукталды. Соңыннан халык үзен кызыксындырган сорауларын бирде, аларга җаваплар алды. Очрашу юбилярларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.

Альбина Сабирова язмасы һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев