Җәлилдә Раштуаны зурлап билгеләп үттеләр

6 нчы гыйнвар көнне Җәлил мәдәният йорты мәйданында «Раштуа – гаилә бәйрәме» дип исемләнгән массакүләм күңел ачу чарасы узды.

Чараның программасына Җәлил бистәсенең халык һәм үзешчән коллективлары чыгышлары, вокал номерлары, шулай ук уеннар һәм табышмаклар кертелгән иде.

Бәйрәмгә килүчеләрне Җәлил бистәсе башлыгы бистә башлыгы Рәфыйк Кәримов котлады.Ул барысына да игелек, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлелек теләде. Тамашачылар чыгыш ясаучыларны алкышларга күмделәр, әйлән-бәйлән биеделәр һәм рәхәтләнеп күңел ачтылар.

Фото:http://sarmanovo.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1650930.htm

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: