САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлилдә “Кошлар ашханәсе” бәйгесе узган 

.

Җәлил бистәсенең 5 санлы “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар әти-әниләре белән берлектә кошларга ярдәм итәргә булганнар - алар өчен җимлекләр ясаганнар. 
- Җимлекләребез үзенчәлекле килеп чыкты. Без аларга һәр көн саен җимнәр сибәбез, кошларның ничек ашаганнарын күзәтеп торабыз, - диләр тәрбиячеләре А.Шәмсетдинова һәм Р.Хаҗиева. 
Аннары бакчада “Кошлар ашханәсе” дигән бәйге дә үткәргәннәр. Бу бәйгенең төп максаты балаларның кошлар турында белемнәрен баету, балаларда кошларга карата сакчыл караш, кайгыртучанлык тәрбияләү, өлкәннәр ярдәмендә җимлекләр куярга өйрәтү булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев