САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Спорт

Җәлилдә көн саен бер бәйге үткәрелә

Бәйрәм ялларында Җәлил бистәсе төрле бәйгеләрдән гөрләп торды. 3 гыйнварда йөзәргә өйрәнеп кенә килүче балалар арасында Кыш бабай призына ярышлар үткәрелде. Анда җитмешләп бала катнашты. 4 гыйнварда "Җәлилнефть" идарәсенең төрле дәрәҗә җитәкчеләре пневматик винтовкадан ату, бильярд буенча осталыкларын сынадылар. Винтовкадан атуда профком рәисе Владимир Филимоновка, бильярд буенча 5 нче нефть...

Бәйрәм ялларында Җәлил бистәсе төрле бәйгеләрдән гөрләп торды. 3 гыйнварда йөзәргә өйрәнеп кенә килүче балалар арасында Кыш бабай призына ярышлар үткәрелде. Анда җитмешләп бала катнашты. 4 гыйнварда "Җәлилнефть" идарәсенең төрле дәрәҗә җитәкчеләре пневматик винтовкадан ату, бильярд буенча осталыкларын сынадылар. Винтовкадан атуда профком рәисе Владимир Филимоновка, бильярд буенча 5 нче нефть һәм газ чыгару цехы белгече Илнар Фазылҗановка тиңнәр булмады. 5 гыйнварда исә 2003 елгы малайлар бистә җирлеге башлыгы кубогына мини-футбол уйнадылар. I урынны - Җәлил малайлары, II урынны - Әлмәт шәһәре, III урынны Сарман малайлары командалары яуладылар. 6 гыйнварда бистә хатын-кызлары Кыш бабай призына волейбол уйнадылар. I урынны - "Җәлилнефть" идарәсенең җыелма командасы, II урынны "Батыр" сәламәтләндерү комплексы, III урынны "Батырочка" командалары яулады. 7 гыйнварда районның өстәл теннисын үз итүче кызлары, малайлары, ир-егетләр һәм хатын-кызлары көч сынаштылар. 18 яшькә кадәрле кызлар арасында I урынны - Җәлилдән Айгөл Һадиева, 18 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар арасында Илнара Рамазанова яуладылар. 18 яшькә кадәрле егетләр арасында иң җитезләре Сарманнан Айрат Дольский, 18-35 яшьлек ир-егетләр арасында - Сарманнан Булат Ситдыйков, 35 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр арасында Җәлилдән Радик Мөбарәкшин булдылар. Шушы ук көнне бильярд буенча ярышлар уздырылды. Бу бәйгедә I урынны - 5 нче нефть һәм газ чыгару цехыннан Илнар Фазылҗанов һәм Илнур Зарипов, II урынны - "Батыр" сәламәтләндерү комплексыннан Айдар Галиәхмәтов һәм Рамил Хәйруллов, III урынны Сарманнан Тәлгать Ахунов һәм Фирдәвес Кәлимуллин алдылар. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Айдар Галиәхмәтов, "Батыр"сәламәтләндерү комплексы директоры.

Шулай ук укыгыз:

Җәлилдә "Татнефть" җәмгыяте кубогына хоккей буенча ярышлар узды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев