9 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Саклаубашта балыкчыларны бәйгегә көтәләр
11 гыйнварда Саклаубаш авылы буасында балык тотучылар бәйгесе үткәрелә. Ул 10:00 сәгатьтә башлана. Теләгән һәркем балык тоту буенча үзенең осталыгын күрсәтә ала. Рәхим итегез!
-
Җәлилдә көн саен бер бәйге үткәрелә
Бәйрәм ялларында Җәлил бистәсе төрле бәйгеләрдән гөрләп торды. 3 гыйнварда йөзәргә өйрәнеп кенә килүче балалар арасында Кыш бабай призына ярышлар үткәрелде. Анда җитмешләп бала катнашты. 4 гыйнварда "Җәлилнефть" идарәсенең төрле дәрәҗә җитәкчеләре пневматик винтовкадан ату, бильярд буенча осталыкларын сынадылар. Винтовкадан атуда профком рәисе Владимир Филимоновка, бильярд буенча 5 нче нефть...
-
Район мәдәният йорты күңел ачарга чакыра
Егетләр һәм кызлар! 10 гыйнварда Сарман мәдәният йортында балалар өчен "Яңа елда бергә булыйк" дискотека узачак. Керү бәясе - 20 сум. Башлану вакыты - 18:00 сәгать. Рәхим итегез!
-
Сарманда чираттагы Яңа ел чарасы узачак
Сарман районында Яңа ел бәйрәм чаралары дәвам итә. Аларның чираттагысы 10 гыйнварда район ял паркында узачак. Концерт-тамаша "Искечә Яңа ел" дип атала. Башлану вакыты - 16:00 сәгать. Килми калмагыз, күңелле булачак!
-
Сарманда чагыштырмача җылы һава булачак
G!Smeteo сайты мәгълүматлары буенча, киләсе атнаның сишәмбесенә кадәр Сарманда чагыштырмача җылы булачак. Кайбер көннәрдә температура нольдән дә югары күтәреләчәк. Шулай ук кар рәвешендә явым-төшемнәр, салмак кына җил көтелә. Ә киләсе атнаның сишәмбесеннән башлап Сарманда суыта башлаячак.
-
Сарман районында кыска эш атнасы башланды
Хөрмәтле якташлар! Менә Яңа ел яллары да узып китте. Хәзер алда эш көтә. Аңа җиң сызганып керешергә кирәк. Дөрес, бу атнада ике көннән соң тагын яллар. Шулай булгач, тулысынча эшкә кереп китү киләсе атнадан булачак. Узган яллар буенча без "ВКонтакте" сайтында сораштыру үткәрәбез. Ул тулысынча аноним рәвештә булачак.