САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Җәлилдә "Илһам чишмәләре" җыентыгын тәкъдир иттеләр

21 февральда Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар кысаларында Җәлил бистәсенең икенче санлы мәктәбендә "Илһам чишмәләре" җыентыгын тәкъдир итү булды. Бу җыентык Әлмәт язучылар оешмасының 50 еллыгы уңаеннан чыгарылган иде. Чарада җыентыкка шигырьләре кертелгән "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе әгъзалары катнаштылар. Укучылар аларның шигырьләрен сөйләделәр. "Җәлил чаткылары" берләшмәсе җитәкчесе Илдус Мәрданшин,...

21 февральда Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар кысаларында Җәлил бистәсенең икенче санлы мәктәбендә "Илһам чишмәләре" җыентыгын тәкъдир итү булды. Бу җыентык Әлмәт язучылар оешмасының 50 еллыгы уңаеннан чыгарылган иде. Чарада җыентыкка шигырьләре кертелгән "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе әгъзалары катнаштылар. Укучылар аларның шигырьләрен сөйләделәр. "Җәлил чаткылары" берләшмәсе җитәкчесе Илдус Мәрданшин, күп еллар "Туган тел" клубын җитәкләгән Мөнәвәрә Кәлимуллина, "Җәлилнефть" идарәсенең Хезмәт Даны музее хезмәткәре Альмира Галиәхмәтова укучыларны туган телләрен яратырга өндәделәр, җыентык белән таныштырдылар. Җәлил икенче санлы мәктәбе укытучылары Чулпан һәм Ильмира Шәйдуллиналар матур җырларын бүләк иттеләр. Кичәне алып барган Ландыш Шәйдуллина "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең башлануын да игълан итте.

Шулай ук укыгыз:

Сарманлыларның күпчелеге өчен туган тел - татар теле

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев