21 февраль 2014 яңалыклары
-
Җәлилдә "Илһам чишмәләре" җыентыгын тәкъдир иттеләр
21 февральда Халыкара туган тел көненә багышланган чаралар кысаларында Җәлил бистәсенең икенче санлы мәктәбендә "Илһам чишмәләре" җыентыгын тәкъдир итү булды. Бу җыентык Әлмәт язучылар оешмасының 50 еллыгы уңаеннан чыгарылган иде. Чарада җыентыкка шигырьләре кертелгән "Җәлил чаткылары" әдәби берләшмәсе әгъзалары катнаштылар. Укучылар аларның шигырьләрен сөйләделәр. "Җәлил чаткылары" берләшмәсе җитәкчесе Илдус Мәрданшин,...
-
Сарманда тагын суыта
Халык җылытты дип йөргәндә, февраль ае үзенең кышка каравын исенә төшерде. Ял көннәрендә туган суыклар көтелә: Сарманда температура минус 26 градуска кадәр төшәчәк. Сүз уңаеннан Дөресен әйткәндә, кыш көне Яңа ел алдыннан гына рәхәт: бәйрәм атмосферасы сизелә башлый, кешеләр бер-берсенә яхшырак мөнәсәбәттә булалар. Башка вакытта, кыш көне җылы булса -...
-
Сарман урта мәктәбе укучысы чикләнгән мөмкинлекләре булган балалар иҗаты күргәзмәсендә җиңде
Бу елны Яр Чаллы шәһәрендә II Республика чикләнгән мөмкинлекләре булган балаларның декоратив-кулланма иҗатыннан күргәзмәсе үтте. Ул "Время колокольчиков" дип аталды. Конкурста 4 яшьтән алып 22 яшькә кадәр булган укучылар һәм тәрбияләнүчеләр катнаштылар. Ул Татарстан Республикасы Шәһәр балалар һәм яшьләр иҗатысараеның Балалар шәфкать ордены тарафыннан уздырылды. Сарман урта мәктәбеннән сигезенче сыйныф...
-
Сарманлылар – җинаять корбаннары яклы
Халыкара җинаять корбаннарын яклау көне криминалдан зыян күргән кешеләрнең кайгысына игътибарны көчәйтер өчен кертелгән. Ул календарьда 1990 елның 22 февраленда, Бөек Британиядә "Җинаять корбаннары хартиясе чыккач барлыкка килә. Хәзерге вакытта күп кенә илләрдә криминалдан зыян күргән кешеләрне яклау, аларны социаль аклау, компенсация түләү каралган актлар бар, төрле программалар кертелгән. Алар...
-
Сарман районы мәктәләрендә тәмле ашаталар
Мәктәп ашханәләрендә укучыларны туклан-дыру ничек гамәлгә ашырыла, район мәктәпләрендәге барлык укучылар да вакытында кайнар аш ала алалармы? Альфира Һадиева, мәгариф бүлегенең баш белгече: - Быелның 1 гыйнварыннан укучыларны тукландыру өчен субсидия бер көнгә 5 сум 80 тиен тәшкил итә. Туклануны оештыру, бюджеттан бирелгән субсидияне, түләүнең ата-аналарга туры килә торган өлешен...
-
Сарманлылар "Әти белән бергә" фотоконкурсында катнашучыларга бәя бирәләр
Кадерле дуслар! Без игълан иткән "Әти белән бергә" фотоконкурсы тәмам. Бүгеннән тавыш бирү башлана, заявкалар кабул ителми. Башка конкурслардан аермалы буларак, тавыш бирү "САРМАН: иң яңа хәбәрләр!" төркемендә түгел, ә www.sarman-rt.ru сайтында ике көн дәвамында барачак ("Опрос" дигән бүлектә, кирәкле гаиләгә тавыш биргәннән соң, "Әйе"гә басарга кирәк). Игътибарлы булыгыз!