САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлилдә халык язучысы Аяз Гыйләҗев укулары үткәрелде

Бүген Җәлил поселогындагы икенче мәктәптә Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай һәм Максим Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары үткәрелде. Аның эшендә Аяз абыйның иң якын кешесе - хатыны Нәкыя апа Гыйләҗева, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе,...

Бүген Җәлил поселогындагы икенче мәктәптә Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай һәм Максим Горький исемендәге Дәүләт бүләкләре иясе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары үткәрелде. Аның эшендә Аяз абыйның иң якын кешесе - хатыны Нәкыя апа Гыйләҗева, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Хатыйп Миннеголов, филология фәннәре докторы, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты профессоры, академик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әнвәр Шәрипов, Казан федераль университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова, Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Дания Сибгатуллина, Яр Чаллы педагогия университеты профессоры, шагыйрә Рәзинә Мөхияр, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфәт Сабиров һәм башкалар катнаштылар.
Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев