Җәлилдә геройларны искә алдылар

Моннан 76 ел элек Советлар Союзы өстенә ябырылган афәт бүген дә әле күпләрнең йөрәгендә төзәлмәслек җәрәхәт булып сулкылдый. Күпме миллионнарның гомерен өзгән, күпме туачак бала тумый калган, күпме хыялларны челпәрәмә китергән бу афәт - сугыш дип атала. 1941 елның 22 июнендә башланган бу сугышны халык юкка гына Бөек Ватан сугышы...

Моннан 76 ел элек Советлар Союзы өстенә ябырылган афәт бүген дә әле күпләрнең йөрәгендә төзәлмәслек җәрәхәт булып сулкылдый. Күпме миллионнарның гомерен өзгән, күпме туачак бала тумый калган, күпме хыялларны челпәрәмә китергән бу афәт - сугыш дип атала. 1941 елның 22 июнендә башланган бу сугышны халык юкка гына Бөек Ватан сугышы дип атамаган. Ул чыннан да Ватан өчен, аның азатлыгы өчен , туган җирнең чәчәк атуы өчен барган искиткеч зур яу булган. Бүген инде бу сугышта катнашкан кешеләр бармак белән генә санарлык калсалар да, ул китергән кайгы -хәсрәтне үз күзләре белән күргән, авырлыкларны үз җилкәләре белән күтәргән буын кешеләре исән, аларның хәтерләре исән. Шуңа күрә аларның безгә әйтер сүзләре дә бар әле.

22 июнь көнне без шушы авыр көннәрне хәтерләтеп торучы монумент янына җыелып, булып узган фаҗигаләрне кабат искә төшерү, исәннәрен хөрмәтләү, үлгәннәрен хәтердә барлау өчен бистә күләмендә оештырылган митингка җыелдык. Монда чәчәк кебек матур киенгән балалар җыелган, алар кулларына тынычлык күгәрченнәре тотканнар. Аягында йөри алганы аяк белән, аягы авыртканнары таякка таянып булса да ветераннар килгән. Өлкәннәрнең балаларга һәм безгә әйтер сүзләре дә, йөрәкләргә уелып керердәй истәлекләре дә булды. Район хакимиятеннән Сарман муниципаль район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Сарман һәм Мөслим районы буенча хәрби комиссариат вәкиле Дени Ахмадов чыгышларыннан соң бер минутлык тынлык игълан ителде. Митинг дәвамында шулай ук "Җәлилнефть" идарәсенең ветераннар советы рәисе Әнәс Борһанов, тыл һәм хезмәт ветераннары Гәүхәр Сөләйманова, Расиха Гыйльфанова чыгышлары бик тәэсир калдырды. Бистәбезнең һәр мәктәбеннән килгән укучы балалар чыгышлары әле киләчәгебез ышанычлы кулларда икәнлегенә дәлил булып янгырады. Һәйкәл янына баскан егетләрдә үзләрен чын солдатларча тоттылар. Без илебез күге һәрчак аяз булсын, елларга иминлек булсын иде дигән теләктә калып таралыштык.

Әнисә Минһаҗева, бистә ветераннар советы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар