САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил поселогы ветераны Нигат Галеевны 90 яше белән ике тапкыр тәбрикләделәр

Нигат абыйның тормыш юлы гыйбрәтле, хезмәт юлы бик тә кызыклы.

Тапкыр сүзле, җор телле ветеранның хәтта туган көне дә үзгә. 8 май көнне туса да, туу турындагы таныклыгына "1932 елның 21 мае" дип язылган. Аның сөйләгәннәре, башыннан үткәннәре хакында китап язарлык. Хәтере яхшы, зиһене әйбәт булуы да сокландырды. СөбханАлла, үз яшен дә биреп булмый аңа. Юбилярны район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, изге теләкләрен җиткереп, Рәсәй Президенты Владимир Путинның Котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлек бүләге тапшырды. Җәлил поселогы башлыгы Рафыйк Кәримов та сихәт гомер, кадер-хөрмәт теләде. Нигат абыйны 8е көнне нефтьчеләр дә зурлаганнар. Өч кызы, 4 оныгы һәм 3 оныкчыгы өчен ул - кадерле әти, яраткан бабай.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X