САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җәлил мәктәбендә Аяз Гыйләҗевның тууына 90 ел тулуга багышланган фәнни конференция уза

Аяз Гыйләҗев укуларына эшләр кабул итү төгәлләнде. Якташ язучылар иҗатын пропагандалау, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, туган телгә, әдәбиятка кызыксыну уяту максатыннан икенче санлы Җәлил урта мәктәбе ел саен диярлек республикакүләм фәнни бәйгеләр үткәрә. Быел аның чираттагысы. Монысы якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев иҗаты хакында. Конференция Аяз аганың тууына 90...

Аяз Гыйләҗев укуларына эшләр кабул итү төгәлләнде.

Якташ язучылар иҗатын пропагандалау, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, туган телгә, әдәбиятка кызыксыну уяту максатыннан икенче санлы Җәлил урта мәктәбе ел саен диярлек республикакүләм фәнни бәйгеләр үткәрә. Быел аның чираттагысы. Монысы якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев иҗаты хакында. Конференция Аяз аганың тууына 90 ел тулуга багышланган.

Фәнни бәйгене оештыручыларның берсе, мәктәпнең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Шәйдуллина сүзләренә караганда, укулар республика мәктәпләрендә зур теләктәшлек тапкан. "Татарстанның катнашмаган районы юк бугай. Без Аяз Гыйләҗевнең төрле әсәрләрен тикшерүгә багышланган 58 фәнни эш кабул иттек. Рәсемнәр саны 400дән артып китте. Ятим балаларга ярдәмгә килүчеләр турындагы "Безнең як Бибинуры" секциясенә дә күңел җылысы биреп язылган 100 дән артык иҗади эш килде. "Аяз Гыйләҗев әсәрләре - сәхнәдә" секциясе дә буш калмады. Анда 13 гариза кабул ителде. Укытучыларыбыз да олуг язучының иҗатын өйрәтергә ашкынып торалар. Барлыгы 125 дәрес, шөгыль, сыйныфтан тыш чараларның технологик картасы, эшкәртмәсе тикшерелде. Эшләрне Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты, КФУ галимнәре җентекләп анализлады һәм сайлап алды", - диде ул.

Укуларның йомгаклауэтабы 27 нче февраль көнне үтәчәк. Анда 2 турга чакыру алган фәнни хезмәт авторлары, укытучылар, иҗат һәм рәсем конкурсында җиңүчеләр, нәни артистларны көтәләр. Чарага хөрмәтле кунакларның - Аяз аганың хатыны Нәкыя апа, улы Мансур, күренекле галимнәр, язучылар кайтуы көтелә.

Әдәбият яратучыларны Җәлил мәктәбе үзенә чакыра. Укуларның башлануы 9 сәгатькә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев