САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Җәлил гимназиясендә әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханын тапшырып карадылар

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча 22 нче февральдә "Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе узды. Бөтен ил буйлап теләкләре булган әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Əлеге чараның төп максаты - әти-әниләргә имтихан тапшыру процедурасы белән таныштыру. Безнең районда акция "Җәлил гимназиясе"ндә үтте. Барлык...

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итүнең федераль хезмәте карары буенча 22 нче февральдә "Әти-әниләр тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе узды. Бөтен ил буйлап теләкләре булган әти-әниләр Бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады. Əлеге чараның төп максаты - әти-әниләргә имтихан тапшыру процедурасы белән таныштыру.

Безнең районда акция "Җәлил гимназиясе"ндә үтте. Барлык процедура нәкъ имтихан барышындагы кебек иде. Башлап, әти-әниләр металл детекторы аша узып, кулларында бары тик шәхесләрен раслаучы документ һәм ручка белән имтихан буласы кабинетка уздылар. Оештыручылар БДИның тәртипләрен, бланкларны ничек тутырасын тәфсилләп аңлаттылар һәм биремнәрне таратып чыктылар.

Әти-әниләр чарада шулай ук түбәндәгеләрне белделәр:

- БДИда регистрация ничек уза һәм аудиториядә ничек урнашыла?

-БДИ тапшыручыларның эш урыннары нидән гыйбарәт?

-Имтихан уздыру пунктларында (ППЭ) контроль-бәяләү материаллары (КИМнар) ничек бастырыла һәм ничек итеп скап аша базага кертелә?

-2018 елда рус теленнән контроль-бәяләү материаллары (КИМнар) нинди була?

Чарада катнашучылар:

- А.З. Сабиров - Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф бүлеге җитәкчесе;

- Р.А. Каримов- "п.г.т. Җәлил" МО башлыгы

- Р.И. Хузин - Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары;

- А.А. Аслямова - БДИ муниципаль координаторы;

- Г.И. Гарифуллина - җирле үзидарәнең оештыру эшләре бүлеге җитәкчесе;

- В.Н. Филимонов - НГДУ "Җәлилнефть" профком председателе;

- А.Н.Кучумова һәм А.Н. Гильфанов - МО "п.г.т. Җәлил" депутатлары;

- чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре.

Имтихан тәмамлангач, Сабиров А.З. һәм башка акциядә катнашучылар белән түгәрәк өстәл оештырылды. "2018 елда БДИ ны оештыруда үзенчәлекләр"

темасына фикер алыштылар. и других участников акции «Особенности организации ЕГЭ в 2018 году».

«Яхшы әзерлек - җиңүнең яртысы», - дип язган олуг язучы Мигель де Сервантес Сааведра. Бу көнне әти-әниләр моның дөреслегенә инандылар Үзләренең балаларын имтиханнарда курыкмаска өндәделәр. Уңышлар юлдаш булсын өчен, бары тик тырышып укырга, БДИны югары балларга бирергә теләкләр теләделәр.

Мәгариф бүлеге методисты А.А.Аслямова - БДИ ның муниципаль координаторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев