САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ләкедә үзара салым 99 процент күләмендә җыелган

Ләкедә халык җыены оешкан төстә үтте.

Авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов узган ел башкарылган эшләр турында сөйләде, агымдагы ел бурычларына тукталды. «Нөркәй» агрофирмасының җаваплы хезмәткәре Рөстәм Розумбетов агрофирмада узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды. Сарман районы буенча Россия эчке эшләр бүлеге хезмәткәре Гөлназ Зәйнәгытдинова райондагы криминоген хәлгә тукталды. Сарман һәм Мөслим районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше өлкән инспекторы Рөстәм Гарипов янгыннардан саклану, күрелгән чаралар турында искәртте. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев районда узган ел башкарылган эшләр белән таныштырды.

Җыенда яңгыраган сорауларга җаваплар бирелде, үтенечләр язып алынды. Очрашуга йомгакны Фәндәс Әнәсович ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев