Ләкелеләргә бәхет быел ук елмайды. Авылда яңа фельдшер-акушерлык пункты төзү 2027 елга гына планлаштырылса да, аны агымдагы ел эш планына кертү мөмкинлеге туды. Ул республика программасына нигезләнеп тормышка ашырылачак. Моның өчен дәүләт казнасыннан 11 миллион 298,07 мең сум акча бүлеп бирелгән.
Җирлеккә дүрт – Ләке, Дружба, Ферма Сәвекле, Язикәү авыллары керә. 220 хуҗалыкта 356 кеше яши. Төзелә торган ФАП та шушы авыллар халкына хезмәт күрсәтәчәк.
– Бу бинаны авыл халкы күптән көтте инде. Бүгенге көндә медпункт Ләке мәдәният йортының ике бүлмәсендә эшләп килә. Аерым керү юллары булса да, ул бик кечкенә һәм кысан. Уңайлыклары булмау, әлбәттә, халыкка беренчел санитармедицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатына да тәэсир итә. Халыкка караганда да, озак еллар авыл халкының сәламәтлеген саклау өлкәсендә хезмәт куючы Римма Борисова, Клара Сокрова аеруча көтәләр. Хезмәт шартлары уңай булганда, эшләр дә көйле бара бит, – диде Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов.
Яңа сәламәтләндерү бинасына урынны элеккеге клуб урнашкан урыннан биргәннәр. Ул электән социаль объктлар өчен тәгаенләнгән булган. Бүгенге көндә модульле фельдшер-акушерлык пунктының кысасы җыелган, стеналары күтәрелгән, түбәсе ябылган. Төзүчеләр эчке эшләрне башлаганнар. Әллә каян янып, ерактан ук кояш кебек балкып торган бинаны күрүгә үк, кәефләр күтәрелеп китә. Төзелеп беткәч, халыкның сәламәтлеген ныгытуда да аның роле зур булыр.
Яңа төр фельдшер-акушерлык пунктлары төзүгә карата хәзер таләпләр дә үзгә. Объект үзе генә түгел, аның территориясе дә төзекләндерелгән булырга тиеш. Монысы да гомуми кулланылыштагы юлларны төзекләндерү программасына кертелгән. Ул муниципаль фонд хисабына башкарылачак. Моның өчен 900 мең сумга якын акча каралган.
Узган ел җирлектә тугыз кеше вафат булган. Кызганыч, бер бала да тумаган. Әлеге күрсәткеч тә сәламәтлек өлкәсенә игътибар сорый.
Шулай да халык эштән курыкмый: мал асрый, кош-кортын тота. Агымдагы ел башына булган саннарга караганда, хуҗалыкларда 116 баш мөгезле эре терлек, шуның 40 башы савым сыер исәпләнә. 95 баш сарык һәм кәҗә, 3 баш ат, 96 баш умарта асрала. Дөрес, алдагы еллар белән чагыштырганда, маллар саны да кимүгә таба. Бу авыллар халкының олыгая баруы белән дә аңлатыладыр, бәлки.
Җирлектә бер крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Максим Андров халыкны салам, бөртекле культура, ит белән тәэмин итүгә дә зур ярдәм итә.
– Авыллар халкы махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм әзерләүдә активлык күрсәтәләр. Чиркәү каршында эшләп килүче ярдәм оешмасы атна саен чәршәмбе көнне эшли. Авылдашлар белән бергәләп коры душ, окоп шәмнәре ясыйлар, чәй үләннәре тутыралар. Матди ярдәм күрсәтүчеләр дә бар. Бүгенге көндә Ватан сагындагы ирегетләребезнең исән-сау кайтуларын, гаиләләренә сабырлык телибез. Кызганычка каршы, бер егетебезне югалттык. Виталий Егоровның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, - диде җирлек башлыгы, авылда узган җыен көнне чыгыш ясаганда.
Җирлек тормышында үзара салым акчалары да зур роль уйныйлар. Узган ел ул 100 процент җыелган. Дәүләт ярдәмен дә кушып, барлыгы 515 мең 500 сумны тәшкил иткән. Алар хисабына җирлек тракторына ягулык-майлау материаллары һәм запас частьләр алганнар. Бер өлешен Ләке, Ферма Сәвекле авыллары зиратларын төзекләндерү өчен файдаланганнар. Җирлек үзәгендә янгын гидранты урнаштыру өчен 80 меңен тотканнар. Кыш көннәрендә юлларны кардан чистарту өчен дә әлеге финанс чаралары файда иткән. Урам утларын карап торуга, лампочкаларын алмаштыруга да шулар хисабыннан бүленеш булган. Ә яктырткычларны алмаштыруда Александр һәм Максим Андровлар ярдәм иткәннәр. Моннан тыш авыллар халкы өмәләрдә, санитар чистарту икеайлыкларында актив катнаша.

Җирлек ел да районкүләм Питрау бәйрәмен үткәрүдә зур тырышлык күрсәтә. Анда республикадан да танылган сәнгать осталары, кунаклар кайталар. Мәдәният өлкәсендә ләкелеләрнең мактанырлык эш-гамәлләре күп. “Игәнә” керәшен халык, “Айбагыр” балалар фольклор ансамбльләренең даны еракларга таралган. Алар ел да бәйгеләрдә җиңүләр яулыйлар, грантлар оталар. Узган ел Татарстан Рәисе балалар ансамблен 500 мең сумлык сертификат белән бүләкләде. Ул сәхнә костюмнары тегүгә файдалана. “Иң яхшы муниципаль мәдәният йорты учреждениесе” бәйгесе дә Ләкенең сәнгать осталарына җиңү китерде. Нәтиҗәдә мәдәният йорты 125 мең сумлык сертификатка лаек булды. Директоры Римма Антонова “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона этабында җиңү яулады. Тынгысыз җитәкченең хезмәте югары бәяләнү болар белән генә дә чикләнми әле.
Мәктәп, балалар бакчасы, китапханә коллективларының да уңышлары, нәтиҗәле эшләре бар.
Узган ел җирлек, республика бәйгесендә катнашып, яңа машиналы булды. Транспорт халык мәнфәгатьләрен кайгыртуда зур ярдәм итә.
“Күршегә кем, каян күченеп килгәнен дә белмибез бит. Аларны берәр ничек ачыклап булмыймыни?” – дигән сорау бирделәр җирлектә узган җыенда. Дөрес, әлеге сорау бер Ләке авылы халкын гына түгел, башка җирлекләрдә яшәүчеләрне дә борчый. Әмма җирле хакимиятнең дә, авыл җирлекләрендәге җитәкчеләрнең дә вәкаләтләрендә каралмаган бу мәсьәлә. Теге яки бу авылда яшәүче үз йортын теләгән кешегә сата ала, һәм бу бары тик миграция бүлегендә генә билгеле. Әлеге сорауга җавапны югарырак инстанцияләрдән эзләргә туры килә. Ә менә уяулыкны саклау, янәшә-тирәдә яшәүчеләргә, күченеп кайтучыларга игътибарлы булу һәркем өчен мөһим. Күп очракта килеп чыккан хәлләрдә кешенең битарафлыгы да зур роль уйный. Моны үз чыгышында участок уполномоченные Ләззәт Хәсәнов та ассызыклады.
Халык тормышы белән бәйле мәсьәләләр җыенда чыгыш ясаган җитәкчеләр чыгышында да чагылды. “Нөркәй” агрофирмасының җитештерү комплексы идарәчесе Рөстәм Розумбетов авыл хуҗалыгы уңышлары белән таныштырды. Ә җыенга йомгакны район башлыгы Фәрит Хөснуллин ясады. Ул районда башкарылган эшләргә, агымдагы елда эшләнәчәкләренә тукталды. Соңыннан җирлек тормышында активлар, юбилярлар бүләкләнде.
Ләкедә авыл тарихына багышланган музей да булачак. Авыл җирлегендә узган җыенда, халык исеменнән чыгыш ясап, ветеран укытучы Петр Петров авыл тарихы, аның уңган кешеләре тормышына багышланган экспонатлар тупларлык һәм музей итеп оештырырлык мөмкинлек тудыру тәкъдиме белән чыкты. Дөрес, бүгенге көндә авылда музей бар һәм ул мәктәпнең бер кабинетында урнашкан. Җитәкчеләр шуны киңәйтергә тәкъдим иттеләр. Бүгеннән әлеге эш башланган инде. Авыл, район халкы ярдәме белән киләчәктә бай тарихлы экспонатлар, мәгълүматлар тупланыр, дигән ышаныч бар.
Альбина Сабирова
Нет комментариев