САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кышкы киемнәрне көядән ничек сакларга?

Сакларга алып куйганчы, кышкы киемнәрне химчисткага биреп чистартырга кирәк.

Кышкы киемнәр кыяфәтен югалтмасын һәм көяләмәсен өчен аларны кайда сакларга икәнен «Язык Порядка» проекты авторы Алина Шурухт сөйләде. Бу хакта Спутник радиосы яза.

«Иң беренче эш итеп, кышкы киемнәрне, аксессуарларны — шарфлар, перчатка һәм башлыкларны химчисткага бирергә кирәк. Ә туннарны махсус чехолларга салып куялар. Саклар урыны аз булган кешеләр пәлтә, пуховикларны зур тартмаларга, ваккум пакетларга салып, өске киштәләргә куя ала. Әмма ваккум пакетлар деликат киемнәр өчен туры килми», — диде Алина Шурухт.

Әгәр шкафларда урын җитәрлек икән, кием-салымны, аяк киемнәрен өстәге киштәләргә куеп тормасагыз да була. Ә чехол кидертеп элгечтә калдырырга да була.

Аяк киемнәрен саклауның да берничә варианты бар.

«Стандарт ысул — үз тартмаларында саклау. Ләкин моның кайбер җитешсезлекләре бар: кирәкле парны табу өчен бөтен тартманы ачып карарга туры киләчәк. Моннан тыш, бу тартмаларның зурлыгы да төрле, алар уңайлы һәм матур булып торырлык итеп урнаштыру җайсызрак. Кайбер кешеләр аяк киемен фотога төшерә һәм тартма тышына беркетә, әмма бу да бик уңайлы алым түгел. Алты, сигез яки унике пар аяк киеменә исәпләнгән махсус органайзерлар сатыла. Кирәкле үлчәмгә туры китереп бүләр өчен беркеткечле аралыклары бар. Озын балаклы аяк киемнәрен саклау өчен дә махсус тартмалар бар», — диде белгеч.

Реклама

Кышкы киемнәрне көя күбәләгеннән дә сакларга кирәк.

«Кышкы киемнәр янына көя күбәләгенә каршы пакетлар куялар, гадәттә, алар лавандалы була. Мондый пакетикларны берничәне салып яки элеп куярга мөмкин. Киемнәрегез никадәр азрак булса, сез аларны шулкадәр ешрак карап, тикшереп торасыз һәм бу очракта көяләү куркынычы кими. Шуңа күрә киемнәрне аралап торырга, җилләтергә кирәк», — дип киңәш итә Алина Шурухт.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/07-04-2021/k-yal-m-sen-chen-kyshky-kiemn-rne-nichek-saklarga-5817717

ФОТО:https://ru.freepik.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X